Зөһрә Габдүханова

Абдүханова Зөһрә Мортаза кызы1989 елдан Түбән Новгород өлкәсе татар «Туган як» мәдәният үзәгенең фольклор җыр төркеме җитәкчесе. Борынгы җырларны барлау, пропагандалау белән шөгыльләнә, үзе дә җырлый. «Маһинур» мәдрәсәсе ярдәме белән аның жырлары альбомы чыга.

Зөһрә Габдүханова
Туган телдә исем Абдүханова Зөһрә Мортаза кызы
Туган 1934(1934)
Түбән Новгород өлкәсе, Сергач районы, Камка
Милләт татар
Һөнәре мәдәният эшлеклесе

1934 елны Сергач районы Камка авылында туган. Гомере буе Түбән Новгородда яши. 1949 елны җиде еллык мәктәпне, 1962 елны эшче яшьләр мәктәбен, 1974 елны техникум тәмамлый, товаровед була.

1952–62 елларны – «Искра» артелендә тегүче-мотористка, өлкән мастер. 1963–78 елларны – «Продхимснаб» бер-ләшмәсендә товаровед. 1978–89 елларны – «Горьковколхозстрой», «Горький-стройкомплект» трестларында инженер. Соңгы эш урынында профком рәисе итеп сайланган. «Ветеран труда» һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.

Чыганаклар үзгәртү