Зөя утравы тарихы

Зөя утравы тарихыЯшел Үзән районында урнашкан Зөя шәһәренең тарихын тасвирланышына багышланган.

Барлыкка килүе үзгәртү

Тарихтан алган мәгълүмәтләр буенч заманында Зөя утравындагы шәһәрчекне Явыз Иван 24 көн эчендә 75 мең кешедән төзеткән, ди. Тарихи чыганаклар раслаганча, рус патшасы Иван IV тарафыннан 1551 елның 24 маенда нигез салынган бу кала – Урта Идел буендагы иң беренче православ шәһәре булган. 1550 елның көз айларында егерме ике яшьлек Явыз Иван гаскәр туплап, Казанны яуларга килә. Икенче кат камап та ала алмагач, рус гаскәре Зөя елгасы буендагы Макарьев монастыре тирәсенә хәл җыярга туктаган вакытта Зөя утравындагы куе урманнар белән әйләндереп алынган түгәрәк тауга игътибар итә. Казан ханлыгы җирләре саналган бу урынны патша яңадан һөҗүмгә әзерләнү өчен менә дигән урын дип таба һәм анда ныгытма төзергә карар кыла.

Ул чорда төзелеш өчен күбрәк таш кулланылса да, тизрәк булсын дип крепостьне агачтан салырга хәл кылына. Түбән Новгородта буралар бурап, Идел буйлап аларны Зөя утравына китертеп тиз арада Явыз Иван гаскәрләренең хәрби шәһәрчеге булдырылган. Аның калку өлеше җиде капка, унбер манарадан гыйбарәт нык дивар белән әйләндереп алына. Ныгытма эчендә руханилар, гаскәриләр һәм укчылар яшәгән. Ә стена буена аларның ашау-эчү, юындыру-киендерү ягын кайгыртучы сәүдәгәрләр белән һөнәрчеләрдән торган бистә кешеләре урын алган.Әлеге шәһәрлек Казанны яулап алу өчен бик уңайлы урын булган – ул ханлык башкаласыннан 30 чакрым ераклыкта урнашкан, периметры 2,5 км; утрауны бер ягыннан Зөя елгасы ага, икенчесеннән – Идел ургый.

Казан яулап алынганнан соң әлеге утрауда чиркәүләр, монастырьләр күпләп төзелә башлый. Озак еллар Зөя Идел буе төбәгенең башкаласы булып саналып йөртелә. Ләкин Казан олы шәһәр булуыннан туктамый. ХVIII гасыр урталарына Зөя каласы административ үзәк буларак әһәмиятен югалта башлый. Шуңа күрә дә ул өяз каласы булып кына кала. Ә күпмедер вакыттан соң бөтенләй авыл статусына күчә.

Төрле язмыш, катлаулы тарихи сынаулар узган Зөя утравы бүген чыннан да танымаслык булып үзгәрде. Россиянең тарихи урыннары рәтендә торган архитектура һәйкәлләре комплексы Татарстанда туризмны җәелдерүдә саллы өлеш кертә. Әлегәчә биредә хәлләр чыннан да 16нчы гасырның тарихи чынбарлыгын чагылдыра торган булган. Утрауга ут һәм җылылык кертүгә дә соңгы елларда гына ирешкәннәр .

ХХ гасыр үзгәртү

Җирле халык үзләре яшәгән урынны «артык кешеләр утравы» дип йөртә икән. Болай әйтергә нигез дә бар. Монда сәяси тоткыннар төрмәсе – ГУЛАГтан кала, 1936нчы елларда яшүсмерләр колонияләре, 1953-1994нче елларда рухи яктан сәламәт булмаганнар өчен хастаханә һәм сукырлар мәктәбе дә булган. Ягъни җәмгыять үзенә алырга теләмәгән кешеләрне дистәләгән еллар буе монда «сөргенгә» җибәреп торган. Әйе, иманлы татар халкының канлы күз яшенә сәбәпче булган бу корылма үзенең җәбер-золымын 1552нче елдан соң да дәвам итә. Данлыклы татар сәүдәгәре һәм меценаты Баязитовлар нәселеннән Давыт, шулай ук Фәтхи Бурнаш, Хәсән Туфан кебек зыялыларыбызның һәм башка язучыларыбыз язмышлары да Зөя төрмәсе белән бәйләнә. Утрауда кирмән буенда әлеге репрессия корбаннарына куелган һәйкәл дә бар. Ул күгәрченгә, ягъни азатлык символына рәшәткә аша кулын сузган күзлекле тоткын формасында сынландырылган .Ә Безнең әлеге хурлыклы вакыйгаларны онытырга хакыбыз юк! Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев шуңа күрә тарихи-архитектура музей тыюлыгы булып исәпләнгән бу җирләрне саклау һәм төзекләндерү эшенә алынды.Бүгенге көндә утрау хөкүмәт һәм җирле халык ярдәме белән генә түгел,ә меңләгән ватандашларыбызның ярдәме белән тагын да төзекләндерелә,яңартыла.

Утрауда урын алган тарихи истәлекләр

Казан каласыннан 30 км ераклыкта урнашкан әлеге тарихи урында туристларның гына түгел, татарстанлыларның үзләре еш булырга ярата. Чөнки Зөя утравы үзендә бик күп тарихи серләрне саклый. Үзенең гүзәл табигате, үзенчәлекле кешеләре белән дан тоткан бу урын соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерде.

Зөядә ир – атлар өчен Успен һәм хатын - кызлар өчен Иоан-Предтечен кәшишханәләренә нигез салынган. Хәзер Зөядә шулай ук 1551 елда барлыкка килгән Троицк чиркәве, Никольск һәм Успен соборы бар. Изге Өчлек гыйбадәтханәсе шулай ук, 1551 елда барлыкка килгән. Ул шәһәр белән бергә дүрт атна эченә 75 мең кеше ярдәмендә салынган. XVI гасырның уртасында Зөя ныгытмасы бүгенге көндә иң зур булып саналган шәһәрләрдән дә - Новогород, Псков һәм хәтта Мәскәүдән зуррак булган.

Троицк чиркәве - беренчел Свияжский шәһәрчегеннән калган бердәнбер һәйкәл. Агач бина төзү кануннарын үтәп, чиркәүне бер кадак та какмыйча корганнар. Совет власте чорында чиркәү ташландык хәлгә килә, ишек-тәрәзәләргә такталар кадаклана. Ләкин бу заманнарда да чиркәү бинасы тузмаган. Иске храм ныклыгының сере карагай агачында дип саныйлар, чөнки бу агач вакыт узган саен ныгый гына бара.Риваятьләргә караганда, биредә Иван Грозный 1552 елда Казанга соңгы килүендә гыйбадәт кылган.Йөзләгән еллар дәвамында чиркәү үзгәртеп төзелгән. Аның интерьеры үзгәрешсез сакланган. Андагы иконалар ТР Рәсем сәнгате музеенда саклана. Хәзерге вакытта бу объект музей буларак туристлар игътибарына тәкъдим ителә. 2010-2011 елларда чиркәүдә ремонт-реставрация эшләре үткәрелгән. Чиркәүгә беренчел төсмере кайтарылган.

Бирегә килүче туристлар ” Иоанна-Предтеченский” монастыреның “Троицкий” чиркәвен , “Всех Скорбящих Радость” соборын , сәүдәгәр Каменевның йортында урнашкан кунакханәдә, “Зөя утрау-шәһәре” дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музеенда булалар. Богородице-Успенский ир-атлар монастыренең “Ат утары” XVI гасырның икенче яртысында төзелгән булган. Хәзерге вакытта “Татарстан мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчеге” комплекслы проектын гамәлгә кую кысаларында “Яңарыш” фонды хәйриячеләре ярдәме белән Ат утары торгызылган һәм туристлык комплексы буларак җайлаштырылган.

Хәзер Ат утарында остаханәләр, ресторан һәм ике номерлы кунаклар йорты, сувенирлар сату урыны, 5 атка исәпләнгән ат абзары бар.Зөя соборларының

архитектурасын һәм андагы гаҗәеп фрескаларны бөек осталар иҗат иткән. Собор диварларында аларның кабатланмас эзе, аларның буяулары, аларның 8

иҗаты калган.

   Зөя каласы XVI-XIX гасыр рус төзелеш сәнгате үрнәкләрен үзенә туплаган шәһәр. Күп мәртәбәләр яңадан төзелсә дә, ул храм төзелеше сәнгатенең матур үрнәкләрен борынгыдан алып безнең көннәргә кадәр китереп җиткергән.

Күргәнебезчә, төрле язмыш, катлаулы тарихи сынаулар узган Зөя утравы бүген, чыннан да, танымаслык булып үзгәрде. Россиянең тарихи урыннары рәтендә торган архитектура һәйкәлләре комплексы Татарстанда туризмны җәелдерүдә саллы өлеш кертәчәгенә шик калмый. Минтимер Шәймиев белдергәнчә, соңгы елда бирегә туристлар агымы 3 мәртәбәгә арткан.

Зөя утравында 1552 елда салынган агач чиркәү - Троицкая чиркәве, казна корылмалары биналары, сәүдәгәр Каменев йорты, Богородице-Успенское монастыреның биналары, монастырь училищесы торгызылды. ХХ гасыр башына караган Җәмәгать бинасы төзекләндерелде, анда хәзер балалар өчен Мәгариф үзәге эшли. Елга вокзалы бинасы төзелеп куллануга тапшырылды. Успенье монастыре янында сәяси репрессияләр корбаннарына һәйкәл куелды. Хәзерге вакытта храмнарда иконаларны, уникаль фрескаларны реставрацияләү эше бара. Тарихи корылмаларда төзекләндерү эшләре тулы көченә эшләнелә, бу утрауга Русиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән туристлар агыла .

Музей тыюлык үзгәртү

Зөя утрау – шәһәрчеге бүгенге көндә зур әһәмияткә ия. Ул тарихыбызның үткәнен генә чагылдырып калмый, бүгенге көн киләчәк буын өчен якты маяк булып балкып тора. Киләчәк буынны үткән тарихыбызга таянып укырга һәм намуслы,Туган илен яратучы шәхес булып үсәргә этәрә.  

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Зарипов М. , Миндубаев Ж. От Ульяновска до Казани Москва,1976.-62-67б.
  2. Фехнер М. Великие Булгары, Казан, Свияжск. Москва, 1978.-223б.
  3. Абрамов Л.,Мы - Волжане, Казан,2005.-5б.,-37б.,-65б.
  4. Раифа Свияжск,Казан,2001