Зөфәр Сәхәбиев

баянчы-педагог

Зөфәр Шәмсетдин улы Сәхәбиев (1940 елның 9 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Юлтимер) – баянчы, 54 ел гомерен сәнгатькә багышлаган педагог, Мәскәүнең «Кашыкчылар» ансамбле җитәкчесе, Татарстан АССРның (1990) һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре.

Зөфәр Сәхәбиев
Туган телдә исем Зөфәр Шәмсетдин улы Сәхәбиев
Туган 9 декабрь 1940(1940-12-09) (83 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы , Юлтимер
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССРРоссия байрагы Россия
Һөнәре баянчы, педагог
Ата-ана
  • Шәмсетдин (?-1941) (әти)
  • Нурифатыйма (әни)
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре

Биографиясе үзгәртү

1940 елның 9 декабрендә Сарман районы Юлтимер авылында күп балалы гаиләдә бишенче бала (малай) булып туган. Әтисе Шәмсетдин 1941 елда Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Әнисе Нурифатыйма биш улын да аякка бастыра. Гаиләдә барысы да гармунда уйнарга өйрәнеп үсә. Зөфәр 10 яшендә музыкант булачагын белә. Җәяү йөреп укып, Юлтимердә башлангыч, Петровка-Заводта җидееллык, Сарманда урта мәктәпне тәмамлый. 1958-1960 елларда Алабуга мәдәни-агарту училищесында укый.

1960 елдан Мәскәүдә яши. 1960-1965 елларда Мәскәү мәдәният институтында музыка укытучысы белгечлеге буенча белем алып, башкаланың музыка мәктәпләрендә балаларны баянда уйнарга өйрәтә. 1975 елдан Мәскәүнең 6 нчы педагогия училищесында эшли. Училище укучыларыннан «Кашыкчылар» ансамбле оештыра. Ансамбль чыгышларын Мәскәү, Казан телевидениесеннән күп мәртәбәләр күрсәтәләр. Ансамбль төрле фестивальләрдә, мәдәни чараларда даими катнашып килә. 1985 елда XII Бөтендөнья фестивалендә, 1987 елда Хатын-кызлар конгрессында катнаша. Ансамбль елына 30 дан артык чыгыш ясый. 1991 елда ансамбльгә халыкара конкурс лауреаты исеме бирелгән.

Күп кенә җыр сүзләренә көйләр чыгарган. З. Сәхәбиев җырларын Римма Ибраһимова, Георгий Ибушев, Мирсәет Сөнгатуллин, Рафаэль Сәхәбиев һ.б. татар җырчылары башкара.

Бүләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Файдаланылган әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү