Зөлфия Рәиф кызы Гарипова (1969 елның 20 ноябре, Казан, Татарстан АССР, ССРБ) — Россия самбочысы һәм дзюдочы. Самбо буенча Европа чемпионы, дзюдо буенча Европа чемпионатының бакыр призеры. Дзюдо буенча Россиянең халыкара класслы спорт остасы. Югары категорияле тренер[2].

Зөлфия Гарипова
Туган 20 ноябрь 1969(1969-11-20)[1] (54 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Һөнәре спортчы

Тормыш юлы үзгәртү

1969 елның 20 ноябрендә Казан шәһәрендә туа. «Россия Юность» (Казан) физкультура-спорт берләшмәсе клубы өчен чыгыш ясый[3].

1990 елда Япониядә халыкара турнир призеры була. 1996 елда Атлантада узган җәйге Олимпия уеннарында катнаша. Олимпиаданың беренче көрәшендә Кытай вәкиле Лю Чуангка җиңелә һәм алдагы көрәштән төшеп кала. 1994 елда Мәскәүдә узган студентлар арасында самбо буенча Дөнья чемпионатында беренче урынны яулый[4]. 1996 елда Япониядә узган дзюдо буенча Дөнья чемпионаты көмеш призеры.

2018 елда «Татарстан Республикасының Атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә[5].

Спорт карьерасын тәмамлый. «Ак Барс» көрәш сараенда (Казан) дзюдо һәм самбо буенча тренер булып эшли.

Спорт казанышлары үзгәртү

  • Студентлар арасында самбо буенча Дөнья чемпионаты — 1 урын;
  • Самбо буенча Европа чемпионаты — 1 урын;
  • Дзюдо буенча Дөнья чемпионаты — 2 урын;
  • Хатын-кызлар арасында дзюдо буенча БДБ чемпионаты — 3 урын;
  • 1994 елда дзюдо буенча Россия чемпионаты — 2 урын[6];
  • 1996 елда дзюдо буенча Россия чемпионаты — 3 урын;
  • 1996 елда Атлантада узган җәйге Олимпия уеннары — 7 урын[2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Sports-Reference.com
  2. 2,0 2,1 Хәлил Шәйхетдинов дзюдо федерациясенә карата тәнкыйтьләр белән килешеп бетми(үле сылтама)
  3. Гарипова Зульфия Раифовна
  4. 35 еллык тарихы булган көрәш мәктәбе юбилее уңаеннан Көрәш фестивале уздыра
  5. Павел Николаев: Федерация дзюдо РТ приступает к новой стратегии развития(үле сылтама)
  6. Результаты чемпионатов СССР и России по ДЗЮДО

Сылтамалар үзгәртү