Зәңгәт белән таш ату

Зәңгәт белән таш ату татар халык уены.

Зәңгәт белән таш ату
Уенчылар саны
күп
Уйнау урыны
Физик активлык

Уйнау тәртибе үзгәртү

Ир балалар тарафыннан уйнала торган уен. Иң беренче малайлар бау ишеп, зәңгәт ясыйлар. Аның тәртибе болай: юкә алып, бер метр чамасы яссы бау ишкәч, бауны ике тармакка аералар һәм 10—15 см кадәре булгач, тагын бергә әйләндереп ишәләр. Бауны икегә бөкләгәч, аеры җире уртага калырга тиеш. Бауның озынрак ягын уң кулга урап бәйлиләр, кыскарак ягын учка гына кысып тоталар. Аннан соң таш алып бауның аеры җиренә куялар һәм селтәп әйләндерәләр. Шул вакытта ташны кай тарафка ыргыту ният ителсә, шул ноктада бауның кыска ягын кулдан ычкындыралар. Кем шулай ыргытып ташны ераграк җибәрә алса, шул җиңүче була.

Чыганаклар үзгәртү