Зәкия Сафиуллина

Сафиуллина Зәкия Галимҗан кызы - театр артисты.

Зәкия Сафиуллина

1932 елда Әтнә театры “Колхоз-совхоз күчмә театры”на әйләнгәч, 1933-1940 елларда куелган “Галиябану”, ”Бишбүләк”, ”Урман кызы”, ”Сүнгән йолдызлар”, ”Ак калфак”, ”Асылъяр”, ”Гөлзада “ пьесаларын сәхнәгә чыгаруда Зәкия Сафиуллинаның да өлеше зур.

Бөек Ватан сугышы чорында аның катнашында “Беренче театр”, ”Бүләк өчен”, ”Яшьләр алдатмыйлар”, ”Җәмилә”, ”Таң”, ”Киез итек вакыйгасы”, “Йолдызкай” сәхнәгә менә.

1965 елда Зәкия Сафиуллина Аяз Гыйләҗевның “Көзге ачы җилләрдә” спектаклендә уйный.

1966 елның 26 декабрендә Театр коллективларының республика смотрында Әтнә халык театры Сәет Шәкүровның “Уракчы кыз” спектакле белән катнашып, беренче дәрәҗә дипломга лаек була һәм театр артисты буларак Зәкия Сафиуллина да диплом белән бүләкләнә.

Йошкар-Олада Мари дәүләт театры сәхнәсендә үткән халык театрлары һәм үзешчән коллективларның Бөтенсоюз фестиваленең Бөтенроссия зона смотрында “Уракчы кызы”ндагы Мәгъри роле өчен Зәкия Сафиуллина I дәрәҗә дипломга лаек була.

“Марийская правда” 1966 елның 9 февраль санында: “Сочный, характерный образ создала одна из старейших актрис театра Закия Сафиуллина”, - дип язды.

1968 елның 20 апрелендә Олы Әтнә мәдәният йортында үткән театрның 50 еллык юбилеенда үзешчән сәнгатьтә күп еллар актив катнашканы өчен Зәкия Сафиуллинага КПСС өлкә комитетының һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Почёт грамотасы тапшырыла.

1968-1972 елларда бер-бер артлы сәхнәгә Т.Гыйззәтнең “Шомлы көннәр”, И.Абдуллинның “Тиле яшьлек” әсәрләре менә. Соңысында Зәкия Сафиуллина Шифабикә ролен башкара.

1969 елда Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры” драмасы Республика смотрында беренче урынны яулый һәм Республика смотры лауреаты дипломы белән бүләкләнә. Бу спектакльдә Зәкия Сафиуллина - Сәлимә образын тудыра. Спектакльдән соң «Социалистик Татарстан» газетасының 1969 елгы 13 декабрь санында тәнкыйтьче А.Әхмәдуллин «Халык талантлары» дигән мәкаләсендә болай дип яза: “ Һәвәскәр артистлар арасында халык театрларында дистәләгән еллар катнашып килгән тәҗрибәле уенчылар да, талантлы яшьләр дә бар. Шунысы куанычлы, беренчеләренең профессиональ осталыклары һаман да үсә, чарлана бара.

Шушы елны халык театры артисткасы театрның почёт Китабына кертелә.