Зәйтүнә Дударева

Дударева Зәйтүнә Мохтар кызы (24 октябрь 1954 ел) — галим-тел белгече. 1999-2006 елларда Стәрлетамак дәүләт педагогия институты һәм Зәйнәп Биишева исемендәге Стәрлетамак дәүләт педагогия академиясе проректоры. Филология фәннәре докторы (2006). Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2005).

Зәйтүнә Дударева
Туган 24 октябрь 1954(1954-10-24) (69 яшь)
Октябрьски, Башкортстан, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре галим, университет профессоры
Эш бирүче Уфа дәүләт авиация техник университеты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Зәйтүнә Мохтар кызы Дударева (кыз фамилиясе Тимербулатова) 1954 елның 24 октябрендә Башкорт АССРның Октябрьский шәһәрендә туган. З.М.Тимербулатовның сеңлесе. Бала чакта журналист булырга хыяллана, «Стерлитамакский рабочий» газетасы тарафыннан оештырылган «Юнкор» исемле яшь корреспондентлар түгәрәгендә шөгыльләнә, газеталарга кыска мәкаләләр яза. Җәйге каникулларны агасы белән авылда үткәрәләр, атасы балаларын авыр эштән курыкмаска өйрәтә. Зәйтүнәгә хәтта комбайнчы ярдәмчесе булып йөрергә туры килә. Тырышлык һәм сабырлык сыйфатлары аңа университетта укыган чакта төзелеш отряды комиссары булганда да һәм аннан соң да тормышта да ярдәм итә[1].

1977 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. Шушы ук елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтында эшли башлый. Башта рус теле кафедрасында — ассистент, аннары — өлкән укытучы, доцент. 1999 елдан алып — читтән торып уку һәм икътисади мәсьәләләре буенча, 2006 елдан читтән торып уку һәм социаль мәсьәләләр буенча проректор вазифасын били. 2006 елның декабреннән Уфа дәүләт авиацион техник университетының Стәрлетамактагы филиалында эшли: башта — директор урынбасары, ә 2010 елдан гуманитар һәм социаль икътисади фәннәр кафедрасы мөдире.

Аспирантурада Мәскәү дәүләт педагогия университетында укый, докторлык диссертациясен Екатеринбургта яклый[1].

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Галим буларак Дударева З. М. озак еллар дәвамында фәнни тикшеренүләрен башкорт теле һәм рус теле материалында когнитив лингвистика проблемаларына багышлый, башкорт һәм рус телләренең вакыт мәгънәсе лексикасын өйрәнә. Мондый чагыштыру эше бик кызыклы, чөнки вакыт төшенчәсе халыкның менталитетын һәм философиясен чагылдыра[1].

70 тән артык фәнни хезмәт авторы.

Төп гыйльми хезмәте:

Контрастивное исследование концептуальной сферы «Время» в русской и башкирской языковых картинах мира. Екатеринбург; Стерлитамак, 2004

Искәрмәләр үзгәртү

Һылтанмалар үзгәртү

  • Дударева Зәйтүнә Мохтар кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.