Зәйтүнә Газизова

Газизова Зәйтүнә Сабир кызы (26 февраль 1937 ел) — опера җырчысы, 1982 елдан СССР Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы. Башкорт АССРның атказанган артисты (1986).

Зәйтүнә Газизова
Туган 26 февраль 1937(1937-02-26) (87 яшь)
Хәйбулла районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре опера җырчысы
Бүләк һәм премияләре БАССРның атказанган артисты (1986), Хезмәт ветераны (1997).

Биографиясе үзгәртү

1937 елның 26 февралендә Хәйбулла районы Аюлы авылында туган.

1950-54 елларда Уфа шәһәренең 1 нче мәктәп интернатын, 1962 елда Уфа музыка училищесын, 1969 елда Урал дәүләт консерваториясен (Свердловск шәһәре) тәмамлый. 1962-1963 елларда Башкорт дәүләт филармониясендә эшли, 30 елга якын (1968-1996) Башкорт дәүләт опера һәм балет театрының солисты була. 1985 елларда 2 нче музыка-педагогик көллиятендә балаларга белем бирә.

Иҗаты үзгәртү

Зәйтүнә Газизованың иҗади арсеналы бик бай. Ул Россия һәм чит ил классикларының, башкорт композиторларының 50 дән артык опера партияләрен оста башкарып, тамашачы күңелен яулаган.

Алар арасында:

  • Эболи (Дж. Верди «Дон Карлос»)
  • Ольга (П. И. Чайковский «Евгений Онегин»)
  • Кончаковна (А. П. Бородин «Князь Игорь»)
  • Лаура (П. И. Чайковский, «Йоланта»)
  • Княгиня (А. С. Даргомыжский «Русалка»)
  • Полина (П. И. Чайковский «Пиковая дама»)
  • Сузуки (Дж. Пуччини «Чио Чио Сан»)
  • Зибель (Ш. Гуно «Фауст»)
  • Рихард Зоргеның әнисе (Ю.Мейтус «Зорге»)
  • Варвара (К. Листов «Куба кызы»)
  • Көнбикә (З. Исмәгыйлев «Салават Юлаев»)
  • Янбикә (З. Исмәгыйлев «Шәүрә»)
  • Куйсылу (З. Исмәгыйлев «Урал илчеләре»)
  • Шәмсия (З. Исмәгыйлев «Кодача»)
  • Биржанның әнисе (М. Түләбаев «Биржан и Сара»)
  • Зөһрә (Х. Әхмәтов «Замандашлар»)
  • Хәят и Яланбикә (Р. Мортазин «Давыл»).

Бөтен илгә танылган опера җырчылары Тамара Милашкина, Борис Штоколов, Булат Минжилкиев, билгеле дирижерлар Ярослав Воща, Лев Морозовский, Равиль Мартынов, Илмар Лапиньш белән бергә эшли.

Зәйтүнә Газизова башкорт музыка сәнгатен үстерүгә шактый зур өлеш кертә: җырчының репертуарында дистәләгән башкорт халык җырлары, башкорт композиторларының сирәк башкарылган җырлары исәпләнә. «Мелодия» Бөтенсоюз грампластинкалар фирмасы тарафыннан чыгарылган «Башкорт җырлары» дискысына (1972 ) аның башкаруында берничә халык җыры кертелгән.

Зәйтүнә Сабир кызы кеше күңелләренең кылларын тирбәтерлек матур шигырьләр дә иҗат итә.

1982 елдан СССР Театр эшлеклеләре берлеге әгъзасы.

Мактаулы исемнәре үзгәртү

  • БАССРның атказанган артисты (1986).
  • Хезмәт ветераны (1997).

Сылтамалар үзгәртү

С. Байгильдина. В её голосе — просто степи (рус.) // Хайбуллинский вестник : гәзит. — 28.02.2012.

Владимир Романов. Она была истинной царицей оперной сцены (К юбилею певицы Зайтуны Газизовой) // башинформ.рф: ИА. — 26.02.2012.

Эльвира Халикова. Дочь степи (рус.) // Ватандаш : журнал.