Кыштору

(Зур Шуструй битеннән юнәлтелде)

Кыштору (рус. Большой Шуструй) — Мордовиянең Атюрьев районына керүче татар авылы. Авылга нигезне Темников татарлары 17 гасырда сала.

Кыштору
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Большешуструйское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Большешуструйское сельское поселение[d][1]
Халык саны 180 (2010)[2]
Почта индексы 431055
Карта

1869 елга авылда 168 йорт булган. 1913 елда хуҗалыклар санын исәпкә алу халыкның кискен артканны күрсәткән. 273 йортта 1574 кеше яшәгән; мәчет, 5 мәктәп, 2 икмәк кибете, 2 янгын сүндерү машинасы, тегермән, 2 тимерлек, 8 кибет булганлыкны күрсәткән.[3]

Мукшыча-урысча авыл атамасы, авыл урнашкан Шуструй елгасы атамасыннан килеп чыккан. Татарча атама - кышлау дигәнне аңлата.

Танылган шәхесләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү