Зиянчура районы татар авыллары

Зиянчура районы (рус. Зианчуринский район, баш. Ейәнсура районы) — Башкортстан Республикасының көньяк өлешендә урнашкан район.

Зиянчура районы

Районда барлыгы 78 авыл бар, шуларның 5-се татар авылы.[1][2] Тагын да Сөләйман авылы элек чуаш авылы булып саналса, бүгенге көндә биредә күпчелекне татарлар алып тора.

Зиянчура районы халкының татарлар 10,5 % өлешен башкортлар тәшкил итә күп. Иң зур татар авыллары — Күгәрчен, Яңа Чебенле, Каргалы, Яңа Юл. Кәлимулла авылын 1920 елларда Үрнәк исеме астында Яңа Чебенле авылы кешеләре нигезли. Татар авыллары халкы өлешчә башкортлар дип тә яздырылган.[3]

Яңа Чебенле һәм Каргалы авылларында каргалы сөйләше, Күгәрчен авылында минзәлә сөйләше таралган.[4] Беренче ике авыл бүгенге Оренбург өлкәсе татарларыннан, ә Күгәрчендә Минзәлә өязе татарлары яши. Яңа Юл — Чуенчы-Чупан авылы мишәрләре авылы.[5]

Юкка чыккан татар авылы: Коебар.[6]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Башкирская энциклопедия. Населённые пункты. Зианчуринский район.
  2. Онлайн — энциклопедия Tatarica
  3. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
  4. Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
  5. ЯНГИ‑ЮЛ. Башкирская энциклопедия.
  6. Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, [2] с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.