Зифа Баязитова
Баязитова Зифа Гаяз кызы (4 июнь 1951) — театр актеры. 1979 елдан ССРБ Театр эшмәкәрләре берлеге әгъзасы. Башкортстан Республикасының халык артисты (1998).
Зифа Баязитова | |
---|---|
Туган | 4 июнь 1951 (71 яшь) Күсәй, Баймак районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Уфа дәүләт сәнгать институты |
Һөнәре | актёр |
БиографиясеҮзгәртү
Зифа Гаяз кызы Баязитова 1951 елның 4 июнендә Башкорт АССРның Баймак районы Күчей авылында туган. 1973 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын белем ала (Габдулла Гыйләҗев, Фәрзәнә Касимова курсы). Аннан соң Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театрында эшли башлый.
РольләреҮзгәртү
Сәрия («Бөркет канаты», Г. Исхаков; дебют, 1973), Гөлҗимеш («Байрамбике», Р. С. Янбулатова), Сара («Кара чәчкәләр», В. Г. Галимова, С. Джемаль романы буенча), Зилия («Елама, гүзәл!» — Н. Гаетбаев), Ямал («Кыр казлары», Р. А. Сафин), Жиһан («Башмагым»), Фекла Ивановна («Кавышу» — «Женитьба», Н. В. Гоголь), Коринкина («Гаепсез гаеплеләр», А. Н. Островский), Фәридә («Париж егете Әлфәнис» Л. В. Вәлиев).
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләреҮзгәртү
- Башкортстан Республикасының халык артисты (1998)
- Башкорт АССРның атказанган артисты (1988)
ЧыганакҮзгәртү
- Баязитова Зифа Гаяз ҡыҙы // Башкирская энциклопедия — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.