Шаһзадә (җырчы)

(Зилола Мусаева битеннән юнәлтелде)

Шаһзадә (үзб. Shahzoda, чын исеме — Зилола Бахадыр кызы Мусаева, үзб. Zilola Bohodir qizi Musayeva; 1979 елның 28 июле, Фәрганә, Үзбәкстан ССР, ССРБ) — үзбәк җырчысы һәм актриса.

Шаһзадә
Туган телдә исем үзб. Zilola Bohodir qizi Musayeva
Туган 28 июль 1979(1979-07-28) (44 яшь)
Фәрганә, Үзбәкстан ССР, СССР
Ватандашлыгы  Үзбәкстан
Һөнәре җырчы, актёр, киноактер

 Шаһзадә Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

1979 елның 28 июлендә Фәрганә шәһәрендә туа. Әтисе Бахадыр Мусаев — философия фәннәре докторы, әнисе Мирихта Мусаева — рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

Кечкенәдән музыка белән мавыга. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Халыкара дәүләт Киев университетына (менеджмент факультетына) укырга керә. Аннары укуны ташлап, «Жоним» (тат. «Күңел») дуэты составында музыка һәм вокал белән профессиональ шөгыльләнә башлый.

2001 елда Мусаева Шаһзадә тәхәллүсен ала һәм ялгыз карьерасын башлый. 2003 елда беренче концертын бирә. Кинода төшә. 2009 елда DJ Smash белән бергә «Между небом и землёй» («Җир белән күк арасында»)[1] җырын яза, ул Муз-ТВ чартларында 8 нче урында урнаша[2] һәм берничә бүләк ала. Аннары Akcent төркеме белән хезмәттәшлек итә, алар бергә «All alone» җырын башкаралар. Француз диджее Шон Бей белән эшли. Композитор Илдар Юлдашев җырчы өчен «4 qadam» хитын һәм «Севги бу» альбомын иҗат итә. «Мой золотой» («Минем алтыным») җыры Dr Costi композиторы тарафыннан төшерелә. 2016 елда TWO төркеме белән берлектә «Linda» җыры чыга. 2017 елдан башлап Шаһзадә Россиянең Media SDV музыка нәшрияты белән хезмәттәшлек итә башлый, «Люли, люли» дигән яңа сингл чыгара.

Музыкаль альбомнар үзгәртү

Ел Альбом
2002 Bor ekan
2004 Baxt boʻladi
2004 Keragimsan
2005 Baxtliman
2007 Assalomu alaykum
2009 Sevgi bor
2009 Unutmadim
2009 Между небом и землёй
2010 Tilayman
2011 Qora koʻzlaring
2012 All Alone
2013 Bu Muhabbat
2014 Sen Menga Kerak
2015 Rahmat Hayot
2017 Xasta
2018 Bir Muhabbat Qissasi
2019 Chunki bu Biz

Музыкаль видеолар үзгәртү

Җыр Җырның авторы
1 «Hayot ayt» Ёдгор Насиров
2 «Kechalar» Җасур Шаметов
3 «Yoʻq-yoʻq» Җасур Шаметов
4 «Faqat sen» Ёдгор Нәскәров
5 «Orzular» Җасур Шаметов
6 «Arman»
7 «Огни Алматы» Җасур Шаметов
8 «Assalomu alaykum» Ёдгор Нәсиров
9 «Pahtakor '79» Ёдгор Нәсиров
10 «Тысяча и одна ночь» Бахадыр Юлдашев
11 «Erkala» Нахром Бердиев
12 «Quchgin» Җасур Шаметов
13 «Unutmadim» Җасур Шаметов
14 «Ol yuragimni» Җасур Шаметов
15 «Toʻrt qadam» Абдуваһид Ганиев
16 «Между небом и землей»

(feat. DJ Smash)

Павел Худяков
17 «Nagʻzme binam» Җасур Шаметов
18 «Layli va Majnun» Җасур Шаметов
19 «Люблю тебя» Павел Худяков
20 «Tilayman»
21 «Yoqasan» Җасур Шаметов
22 «Qora koʻzlaring» Ёдгор Нәсиров
23 «Flying Tonight»

(feat. Sean Bay)

Мостафа Мәхди
24 «Все только начинается»
25 «Bahor» Җасур Шаметов
26 «Habibi» Ёдгор Нәсиров
27 «Ayt»
28 «Toʻkilib» Ёдгор Нәсиров
29 «Tirikmanmi?» Ёдгор Нәсиров
30 «Qoʻllar tepaga» Ёдгор Нәсиров
31 «Bu muhabbat» Александр Сюткин
32 «Shoshma»
33 «Hands in the Air»

(feat. Sean Bay)

Ёдгор Нәсиров
34 «Мой золотой»

(feat. Costi Ioniță)

Александр Сюткин
35 «Chicco» Санҗар Маткәримов
36 «Yor-Yorlar» Ёдгор Нәсиров
37 «Yurak» Җәвлөн Турдыходҗәев
38 «Qaynona»
39 «Мало ли»
40 «Пахтакор»
41 «Sen Menga Kerak»
42 «Shunchaki»
43 «Habibi»

(feat. Dr. Costi & Faydee)

44 «Super Lady»

(feat. Jasur Gaipov)

45 «Ayrilamiz»
46 «Chiccita (Chicco 2)» Җәвлөн Турдыходҗәев, Сәрвар Исаев
47 «Rashk»

(feat. Ulug’bek Rahmatullayev)

48 «Maqtanchoq»

(feat. Bojalar)

49 «Моё чудо»
50 «Linda»

(feat. TWO)

51 «Oʻzbegim»
52 «Ming shukur» Ёдгор Нәсиров
53 «Kiyov va kilenchak»
54 «Billionaire»

(feat. Dr. Costi)

55 «Allo»

(feat. Shohruhxon)

56 «Yomgʻir»
57 «Men oʻsha»

Фильмография үзгәртү

Ел Исем Роль
2004 Сәрвиноз (Sarvinoz) Сәрвиноз, Гөлчәһрә-апаның һәм Илһам Аброромовичның кече кызы, Дилшодның кече сеңлесе, Одержанның сөеклесе (Одела), Нәргизәнең дусты, студентка һәм җырчы (титрларда Зилола Мусаева (Шаһзадә))
2004 Севинч (Sevinch) Нәргиз, Севинчның дусты (титрларда Зилола Мусаева (Шаһзадә))
2006 Фатыйма һәм Зөхрә (Fotima va Zuhra) Зөхрә, Абдулла-аканың кече кызы, Санжараның кече сеңлесе, Фатыйманың игезәк апасы, студентка (титрларда Зилола Мусаева (Шаһзадә))
2007 Зумрад һәм Киммат (Zumrad va Qimmat) Зумрад, Иссатайның үги кызы, Киммат, Хурмәт һәм Сандҗараның апасы, Бехзодның сөеклесе, студентка (титрларда Зилола Мусаева (Шаһзадә))
2010 Кимчелек (Majruh) Севара, Йолдызхон һәм Дильмурад Кадыровичның кызы, Фарухның хатыны, ике бала анасы, Тахирбәкнең элеккеге кәләше, юридик бүлек хезмәткәре
2011 Вәсвәсә (Nafs) Хумора, тылсымчы (титрларда Зилола Мусаева (Шаһзадә))
2012 О, Мәрьям, Мәрьям (O Maryam, Maryam) Мәрьям, Алехонның һәм Нилюфарның олы апасы, Эркинның элеккеге (беренче) хатыны, Дильнозның дусты, шәфкать туташы (титрларда Зилола Мусаева (Шаһзадә))

Бүләкләр үзгәртү

  • 2003 ел — «Ел образы» һәм «Елның иң яхшы җырчысы» номинацияләрендә җиңүче;
  • 2004 ел — «Ел альбомы» номинациясендә җиңүче[3];
  • 2005 ел — «Ел җыры» номинациясендә җиңүче;
  • 2006 ел — «Шөһрәт» медале[4];
  • 2006 ел — «Кечалари йокимлы» елның иң яхшы хиты;
  • 2010 ел — «Big Apple Music Awards» премиясе (Нью-Йоркта), Үзәк Азиядә һәм Кавказда иң яхшы артист буларак;
  • 2010 ел — DJ Smash белән берлектә «World Fashion Awards 2010» (2 июнь Мәскәүдә) «Иң яхшы видео» номинациясендә җиңә;
  • 2014 ел — «Шунчаки» ел җыры;
  • 2019 ел — «Nur-Sultan Music Awards 2019» Халыкара музыка фестивале.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү