Зиланткон
Зиланткон — Казанда ел саен ноябрь каникуллары вакытында уза торган фантастика, толкинистика һәм рольле уеннар яратучыларның Россиядә иң зур халыкара фестивале. Соңгы елларда төп программа Ленин исемендәге мәдәният йортында уза. Катнашучыларның уртача саны 2000нән артык.[1]
Зиланткон | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Урын | Казан |
Төп тема | фәнни фантастика[d] һәм фэнтези |
Башлану вакыты | 1991 |
Рәсми веб-сайт | zilantkon.ru |
Тарихы
үзгәртү«Зиланткон» беренче тапкыр 1991 елда Казан дәүләт университеты ярдәмендә «Странники» фантастика яратучылар шәһәр клубы инициативасы белән үткәрелә. Казан конвенты кайчандыр Казан янында яшәгән Зилант исемендәге аждаһа хөрмәтенә атала. Беренче фестиваль Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск һәм элеккеге СССРның башка шәһәрләреннән 100гә якын кеше җыюга ирешә.[2]
Беренче Зилантконга нигез салучылар булып КДУ хезмәткәре, «Странники» КЛФ президенты Андрей Ермолаев (Рагнар, Доктор Мирабилис, Президент), мәдәният институты студенты, Серебристая Гавань командасы җитәкчесе Михаил Русин (Белег Морквенди) һәм методик семинар әгъзасы Рөстәм Максудов торган. Аларга КЛФ әгъзалары Олег Габелко, Шамил Әмирханов, Татьяна Борщевская (ире буенча — Румянцева) (Тордис), Людмила Смеркович (Скади), Эльвира Байгильдеева (Удруне-та-Хелдиндреда), Владислав Хабаров (Балин), шулай ук Слава Хабаро җитәкчелегендәге күп санлы уен гномнары, Михаил Русин җитәкчелегендәге уен эльфлары да кушыла. Конвенцияне әзерләү буенча оештыру комитетының башта өч рәистәше була, ләкин фестиваль ачылышына оештыру комитетының бердәм рәисе сайлана. Ул Андрей Ермолаев, һәм ул бу вазифада ун ел бул. 2000 елда унынчы Зилантконны үткәргәч, ул үзенең отставкасы турында белдерә. Оештыру комитетының яңа рәисе итеп оештыру комитеты әгъзасы булып, беренче фестивальдән үк анда барлык үсеш баскычлары да узган Борис Фетисов сайлана. Ул шулай ук оештыру комитеты рәисе булып та кала, ә Андрей Ермолаев Конвенциянең мактаулы президенты була.
2000 елларда Зилантконның оештыру комитеты составына Россиянең төрле шәһәрләреннән бик күп кешеләр кергән, һәм хәзер аны оештыру — Казан гына түгел, бөтен ил хезмәтенә әверелә.
Тасвирлама
үзгәртүЗиланткон башта оештыручылар тарафыннан берьюлы берничә яшь тамашасын — фэннарны (фантастик әдәбият сөючеләрне), уенчыларны (рольле уеннарда катнашучылар) һәм мастерларны (рольле уеннарны оештыручылар), толкинистларны (Дж. Р. Р. Толкин иҗатын өйрәнү белән җитди шөгыльләнүчеләрне) реконструкторлар (тарихи реконструкция клублары әгъзалары), менестрельләр (җыр һәм музыка уен культурасы вәкилләре) берләштергән «синтетик» конвент буларак уйланылган. «Зиланткон» эшләгән беренче елларда (1991-95 еллар) бу проектның үтәлүенә бик күпләр шикләнгән була, ләкин конвенцияне алга таба үстерү оештыру комитеты сайлаган юлның дөреслеген раслый. 2010 елда конвент егерменче тапкыр уза. Ул Россиянең уен конвентлары арасында һичшиксез лидер булып тора һәм фэн конвентлары арасында шактый югары авторитетка ия.
«Зилант» та «Зур Зилант» һәм «Кече Зилант» әдәби премияләре тапшырыла.[3]