Земфира Акбутина


Акбутина Земфира Хәкимҗан кызы (18 март 1966 ел) — укытучы, журналист, шагыйрь. Рәсәй Федерациясенең (2011) һәм Башкортстан Республикасының Журналистлар (2011) берлекләре әгъзасы. Башкортстан мәгариф алдынгысы (2015). Рәсәй Федерациясенең «Иң яхшы укытучысы» конкурсы җиңүчесе (2007).

Земфира Акбутина
Туган телдә исем Земфира Хәкимҗан кызы Акбутина
Туган 18 март 1966(1966-03-18) (58 яшь)
Башкорт АССРның Бөрҗән районы Тимер авылы
Ватандашлыгы БАССР
 РСФСР
 СССР
 Россия
Һөнәре укытучы, журналист, шагыйрь

Биографиясе үзгәртү

Земфира Хәкимҗан кызы Акбутина (Яубасарова) 1966 елның 18 мартында Башкорт АССРның Бөрҗән районы Тимер авылында туган. Тимер сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, аннары укуын Иске Монасыйп урта мәктәбендә дәвам итә.

1983-1988 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтында филология факультетында белем ала.

Хезмәт юлын Уфадагы 1-нче балалар йортында башлый. «Ленинчы», «Яшьлек» гәзитләрендә эшли.

1992 елдан Зиянчура районы Ибрай мәктәбендә укыта.

2012 елдан алып башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсен җитәкли.

2017 елда башкорт теле һәм әдәбияты буенча районда иң алдынгы укытучы дип табыла. «Һөнәре буенча иң алдынгы» дигән исем бирелә. Югары категорияле башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы.

Зиянчура районының «Үсәргән» әдәби берләшмәсенең рәисе.

2016 елдан Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы.

2017 елдан Рәсәй Федерациясе Язучылар берлеге әгъзасы.

Рәсәй Федерациясенең (2011) һәм Башкортстан Республикасының (2011) Журналистлар берлекләре әгъзасы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Башкортстан Республикасы мәгарифе алдынгысы
  • Рәсәй Федерациясенең «Иң яхшы укытучысы» конкурсы җиңүчесе

Китаплары үзгәртү

  • Атылганда гасыр түбәләрен...:шигырьләр. / Исәнгол, 2002.-Б.16.
  • Әти кебек булам мин: шигырьләр / Уфа:Китап, 2005.- Б.16.
  • Нур учагы. Шигырьләр җыентыгы [Текст] / З.Х Акбутина: Уфа.-2001.- Б.432
  • Сандык төпләрендә : шигырьләр, поэма [Текст] / З. Х. Акбутина: Уфа:Китап, 2013.-Б.142
  • Башкортстан. Шигырьләр//Агыйдел. — 2012. — № 1.-131-133 б.
  • Кыя чәчкәсе. Шигырьләр җыентыгы.

Әдәбият үзгәртү

  • Буракаева М. Сандык төпләрендә нидер бар // Яшьлек. — 2013. — 29 ноябрь, — Б.18.

Сылтамалар үзгәртү