Төп менюны ачу

Заятүләк белән Сусылу

Заятүләк белән Сусылу (баш. Заятүләк менән Һыуhылыу) — башкорт сүз сәнгате истәлеге, дастан. Шигъри‑чәчмә формада язылган.

Заятүләк белән Сусылу
баш. Заятүләк менән Һыуhылыу
Дальний план 2.JPG
Асылыкүл
Жанр:

дастан

Автор:

халык

Оригинал теле:

башкорт

Wikisource-logo.svg Әсәр тексты Викитекада

Кыскача эчтәлегеҮзгәртү

Заятүләкнең туган җирен мактавы:
« Аеры койрык, елтыр күз
Бүресе күп Балкан тау;
Кыска койрык, шәм колак
Куяны күп Балкантау;
Майлап салган каештай
Еланы күп Балкантау;
Алпан-тилпән атлаган
Аюы күп Балкантау;
Кыз баладай бизәнгән
Төлкесе күп Балкантау;
Оя ясар җире күп,
Кошлары күп Балкантау.»

Эпоста ыруара мөнәсәбәтләрнең таркалу процессы чагылыш тапкан.

Төп тема — гаилә кору, кешенең шәхси бәхете өчен көрәше.

Эпосның баш герое Заятүләк, өлкән агалары белән талашып, туган йортын ташлап чыгып китә.

Асылыкүл эчендә ул, су асты патшасы кызы Сусылуны күреп, гашыйк була.

Сөйгәне белән бергә булыр өчен, Заятүләк, ата-анасыннан, иң якын дусларыннан (аты белән шоңкарыннан) баш тартып, су асты патшалыгына яшәргә китә.

Тора-тора батыр туган җиреннән еракта яши алмавын аңлый һәм, су асты патшасының фатихасын һәм кәләшенең бирнәсен — өер-өер елкысын алып, Сусылу белән туган җиренә кайта.

Күл ярында урнашкан Сусылу белән Заятүләк бәхетле һәм җитеш яши, әмма бервакыт егеткә, атасы үлү сәбәпле, тәхет өчен агалары арасында башланган ызгышлар турында хәбәр килеп җитә.

Иленә кайткан һәм ыру мәшәкатенә чумган Заятүләк хатыны янына вәгъдәләшкән көнгә әйләнеп кайтып өлгерми.

Сусылу сагышыннан үлә; ансыз яшәү мәгънәсен тапмый, Заятүләк тә үз-үзен үтерә.

Заятүләк белән Сусылуның гәүдәләре күмелгән Балкантау изге урын санала.

Моны да карагызҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Башкорт халык иҗаты. 3нче том. Эпос. Уфа, 1998.(башк.)
  2. Кирәй Мәргән Башкирский народный героический эпос. — Уфа, 1970.(рус.)
  3. С. Галин . Тел ачкычы – халыкта. Уфа: «Китап», 1999. ISBN 5-295-02592-6 (башк.)

CылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү