«Захер» (алман. Sachertorte) — шоколадлы торт, Австрия кондитеры Франц Захерның уйлап табуы. Торт Вена ашларының гадәти десерты һәм шуның белән бергә дөньяда иң популяр торт булып тора.

Захер
алман. Sachertorte
Нигезләнү датасы 1832
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Франц Захер[d]
Чыгыш иле  Австрия
Материал төре бисквитное тесто[d], өрек, джем[d], шоколад, Глазурь[d] һәм сладкие взбитые сливки[d]
Ачучы яки уйлап табучы Франц Захер[d]
Кухня австрийская кухня[d]
 Захер Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

 
Франц Захер

1832 елда Австрия империясенең чит ил эшләре министры Клеменс фон Меттерних пешекчесенә аның һәм аның югары дәрәҗәле кунаклары өчен гадәти булмаган десерт оештырырга боера. Әмма шеф-пешекче авырган була, шуңа күрә биремне йорт аш бүлмәсендә кондитер осталыгына өйрәнгән 16 яшьлек Франц Захерга(рус.) үтәргә туры килә[1]. Торт кунакларга ошаса да, аны озак елларга тиешле игътибарсыз калдыралар.

Укуны тәмамлагач, Захер Пресбургта һәм Будапештта аристократларда пешекче булып эшли. 1848 елда Захер Венага әйләнеп кайта һәм үз шәраб һәм затлы ризыклар кибетен ача.

Захерның өлкән улы Эдуард абруйлы Венаның «Демель(рус.)» кондитерлыгында белем ала. Эдуард Захер торт рецептын бераз үзгәрткән. «Захер» торты башта «Демель» кондитерлыгында, ә 1876 елдан Эдуард нигез салган «Захер(рус.)» кунакханәсендә сатыла.

Суд процессы үзгәртү

 
«Демель» кондитерлыгы

«Демель» һәм «Захер» арасындагы беренче суд бәхәсе рецептны оригиналь дип атау хокукы өчен 1934 елда барлыкка килә. Отель хуҗалары Демельне судка товар билгесенә хокукны бозган өчен биргәннәр һәм 1938 елда судны отканнар.

Эдуардның хатыны Анна Захер үлгәч һәм «Захер» отеленең банкрот булуыннан соң, аларның улы Эдуард рецептны Демельгә сата. 1938 елда «Захер» кунакханәсенең яңа хуҗалары Original Sacher-Torte исемен сәүдә маркасы сыйфатында теркәгәннәр.

1954 елда кунакханә хуҗалары «Демель» кондитерлыгын теркәлгән исемне куллануда гаепләгәннәр. «Демель» кондитерлыгының вәкиле Франц Захерның оригиналь рецептында торт уртасында өрек конфитюрының икенче катламы юк, дип раслый. Консенсуска 1963 елда киләләр: Original Sacher-Torte (түгәрәк шоколад медале белән) исеме «Захер» кунакханәсе җитештерә торган тортлар артында саклаган, шул ук вакытта «Демель» кондитерлыгы тортлары Eduard Sacher-Torte өчпочмак медале белән бизәнергә тиеш була. Хәзер бу вариант рәсми рәвештә «Демель „Захер“ торты» (Demel’s Sachertorte) дип атала.

Җитештерү һәм сату үзгәртү

 
Венада «Захер» кунакханәсендәге кибет

Захер тортын Венада һәм Зальцбургта «Захер» кунакханәсендә, Иннсбрукта һәм Грацта «Захер» кафесында, Италиянең Больцано шәһәрендә «Захер» кибетендә, шулай ук Вена аэропортының салымсыз сәүдә кибетләрендә һәм «Захер» кунакханәсенең онлайн-кибетендә сатып алырга мөмкин.

1998 елда Гиннесс рекордлар китабына 2,5 метр диаметрлы иң зур «Захер» торты кертелгән.

Ел саен «Захер» кунакханәсендә якынча 2 миллион йомырка, 80 тонна шикәр, 70 тонна шоколад, 37 тонна өрек конфитюр, 25 тонна май һәм 30 тонна оннан пешерелгән 360 000 торт җитештерелә[2]. «Захер» кунакханәсенең онлайн-кибетендә уртача размерлы торт 51,90 евро[3], ә «Демель» кондитерлыгында 31,0 евро тора[4].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Sachertorte (német). mein-oesterreich.info. 2016-04-19 тикшерелгән.
  2. Die Sacher Torte (német). landhotels.at. әлеге чыганактан 2016-04-07 архивланды. 2016-04-30 тикшерелгән.
  3. A Hotel Sacher 19 cm átmérőjű Sacher-torta-ajánlata (német). shop.sacher.com. әлеге чыганактан 2016-11-24 архивланды. 2021-02-08 тикшерелгән.
  4. A Demel Kávéház 17 cm átmérőjű Sacher-torta-ajánlata (német). demel.at. әлеге чыганактан 2021-02-14 архивланды. 2021-02-08 тикшерелгән.

Әдәбият үзгәртү

  • Ю. Саси. Где настоящий торт, или Тайна отеля Захер // Вена: История города / пер. с нем. Е. Кривцовой. — М.: Эксмо, 2009. — С. 51—56. — 384 с. — ISBN 978-5-699-32878-9.
  • Ляховская Л.П. Торт Захер // Секреты домашнего кондитера. — М.: МСП, 2000. — С. 151—152. — 264 с.
  • Торт «Захер» // Из Европы с любовью. Выпечка от А до Я / Пер. с нем. — Берлин: Д-р Оеткер Ферлаг, 2013. — С. 417. — 528 с. — ISBN 978-3-944271-02-6.
  • Erhard Gorys. Sachertorte // Das neue Küchenlexikon. Von Aachener Printen bis Zwischenrippenstück. — München: Deutscher Taschenbuch Verlag, 1997. — S. 457. — 599 S. — ISBN 3-423-36008-9.

Сылтамалар үзгәртү