Зариф Байгускаров

Зариф Закир улы Байгускаров (1967 елның 30 июне, Кадыйр авылы, Күгәрчен районы, Башкорт АССР, ССРБ) — сәясәтче, VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты. «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасе. Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты әгъзасы[1].

Зариф Байгускаров
Туган телдә исем баш. Зариф Закир улы Байғускаров
Туган 30 июнь 1967(1967-06-30) (56 яшь)
Кадыйр, Волостновский сельсовет[d], Күгәрчен районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре сәясәтче, РФ Дәүләт думасы депутаты
Сәяси фирка Бердәм Русия

 Зариф Байгускаров Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Зариф Байгускаров 1967 елның 30 июнендә Башкорт АССРның Күгәрчен районы Кадыйр авылында көтүче гаиләсендә туа[2]. 1984 елда Калдар урта мәктәбен тәмамлый. 1994 елда Башкорт дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый.

1984—1986 елларда Башкорт АССРның Күгәрчен районында Максим Горький исемендәге колхозда эшли. 1986 елдан 1988 елга кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1988 елдан Уфа шәһәренең Киров халык судының суд приставы-башкаручысы булып эшли.

1998 елның 11 сентябрендә Россия Федерациясе Президенты Борис Ельцин указы белән Уфа шәһәренең Калинин район суды судьясы итеп билгеләнә. 2001 елга кадәр Уфа шәһәренең Калинин район судының федераль судьясы[3]. 2001—2004 елларда — Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары — республиканың баш суд приставы.

2005 елдан Башкортостан Республикасы буенча Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе җитәкчесе — республиканың баш суд приставы вазыйфасында эшли.

2016 елдан — VII чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты. Салават бер мандатлы 7 нче сайлау округы буенча (Башкортостан Республикасы) сайлана. «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасе һәм Дәүләт Думасының дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты әгъзасы.

2020 елдан — Башкортстан Республикасы ир-атлар советы рәисе[4].

Закон чыгару эшчәнлеге үзгәртү

2016 елдан 2019 елга кадәр, VII чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты вәкаләтләрен үтәү дәвамында, 34 закон чыгару инициативасы һәм федераль закон проектларына төзәтмәләр авторы була[5].

Гаилә үзгәртү

Өйләнгән. Улы һәм кызы бар.

Бүләкләр үзгәртү

  • Салават Юлаев ордены (2022) ― нәтиҗәле дәүләт һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен [6]
  • Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының 1 нче класслы дәүләт киңәшчесе (2007).
  • Башкортостан Республикасының мактаулы юристы (2007).
  • Федераль суд приставлары хезмәтенең мактаулы хезмәткәре.
  • Россия Федерациясе Президентының рәхмәте (2009).

«Анатолий Кони», «Россия Юстиция министрлыгының 200 еллыгы истәлегенә», «Суд приставларының федераль хезмәте үсешенә керткән өлеш өчен», «Федераль суд приставлары хезмәтенә 10 ел», III, II, I дәрәҗә «Хезмәт өчен», «Казанышлар өчен»,«Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Байгускаров Зариф Закирович// Официальный сайт Государственной Думы, archived from the original on 2017-08-23, retrieved 2021-09-28 
  2. Байгускаров, Зариф Закирович. ИА ТАСС. 2017-09-11 тикшерелгән.
  3. Справочно-информационный ресурс «Кто есть кто в республике Башкортостан».
  4. Падение мужского авторитета в Башкортостане?.
  5. Объекты законотворчества :: Система обеспечения законодательной деятельности. sozd.duma.gov.ru. әлеге чыганактан 2019-09-26 архивланды. 2019-08-02 тикшерелгән.
  6. Глава Башкирии подписал указ о награждении Зарифа Байгускарова орденом Салавата Юлаева. ИА Башинформ, 30.06.2022

Сылтамалар үзгәртү