Ефим Учитель

Ефи́м Ю́льевич Учи́тель (1913 елның 15 (28) октябре, Тирасполь, Херсон губернасы, Россия империясе — 1988 елның 18 августы, Ленинград, ССРБ) — совет

Ефи́м Ю́льевич Учи́тель (1913 елның 15 (28) октябре, Тирасполь, Херсон губернасы, Россия империясе1988 елның 18 августы, Ленинград, ССРБ) — совет операторы, режиссёр һәм документаль кино сценарий авторы. Бөек Ватан сугышы елларында фронт кинооператоры. ССРБның Халык артисты (1976).

Ефим Учитель
Туган 28 октябрь 1913(1913-10-28) яки 1913
Тирасполь, Херсон губернасы
Үлгән 18 август 1988(1988-08-18) яки 1988
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Күмү урыны Серафимовски зираты[d]
Ватандашлыгы  Россия империясе
 РСФСР[d]
 СССР
Әлма-матер Петербур дәүләт кино һәм телевидение университеты[d]
Һөнәре кина әпирәтере, кинорежиссёр, сценаричы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Балалар Алексей Учитель
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Тормыш юлы

үзгәртү

Ефим Учитель 1913 елның 15 (28) октябрендә Тираспольда яһүд гаиләсендә туа[1][2][3]. Әтисе 1914 елда нигез салынган «Днестровский край» газетасы типографиясендә җыючы булып эшли[4], 1918 елда ул вафат була һәм гаилә абыйсы тәрбиясендә кала[5]. Апасы кинотеатрда кассир булып эшли һәм Ефим тиздән кинематограф, аннан фото белән мавыга. Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Ленинградтагы ФЗУ мәктәбенә укырга юллама белән җибәрелә. Кирпеч һәм механика заводларында эшли[6].

1930 елдан 1935 елга кадәр Ленинград киноинженерлар институтының оператор факультетында укый. Институтны тәмамлаганнан соң оператор ассистенты, 1937 елдан Ленинград кинохроника студиясендә оператор булып эшли. 1939—1940 елларда Совет-фин сугышы вакытында «Маннергейм сызыгы» (1940) документаль фильмын төшерүдә катнаша.

1941 елның июненнән Ленинград фронтының һәм 67 нче армиянең киногруппасында була. 1942 елда режиссёр буларак «Ленинград көрәштә» фильмы өстендә эшли. Ленинград темасын «Ленинград блокадасы өзелеше» (1944), «Ленинград» (1947), «Ленинград батырлыгы» (1959), «Ленинград белән очрашу» (1970), «Ленинград. Еллар һәм казанышлар» (1974), «Ленинград — каһарман шәһәр» (1975) фильмнарында дәвам итә[7].

1964 елдан — «Ленинохроника» (1968 елдан — Ленинград документаль фильмнар студиясе) беренче иҗат берләшмәсенең сәнгать җитәкчесе.

50дән артык документаль фильм, киножурналлар өчен сюжетлар, махсус кинохроника чыгарылышлары төшерә.

БКП(б) әгъзасы, 1940 елдан ССРБ кинематографистлар берлеге әгъзасы (Ленинград бүлеге)[8].

1988 елның 18 августында Ленинградта вафат була. Серафим зиратында җирләнгән.

Хатыны — Нина Константиновна Войцеховская (1922—1995), «Искусство» нәшриятында мөхәррир. Улы — Алексей Ефимович Учитель (1951), кинорежиссёр, оператор, продюсер һәм сценарий авторы.

Бүләкләр

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. УЧИТЕЛЬ Ефим Юльевич — Российская Еврейская Энциклопедия. www.rujen.ru. 2020-03-18 тикшерелгән.
  2. Ф. Д. Свердлов «В строю отважных: евреи, участники Великой Отечественной войны». әлеге чыганактан 2009-05-03 архивланды. 2011-10-21 тикшерелгән.
  3. Евреи в молдавском кинематографе
  4. Династия режиссёров родом из Молдовы – Ефим и Алексей Учитель. www.moldovenii.md. 2020-03-18 тикшерелгән.
  5. Интервью с Алексеем Учителем, archived from the original on 2013-10-18, retrieved 2021-11-19 
  6. История XX века, запечатлённая кинокамерой, archived from the original on 2021-11-19, retrieved 2021-11-19 
  7. Ефим Учитель / оператор, режиссёр, фронтовой кинооператор. Музей ЦСДФ. 2020-07-20 тикшерелгән.
  8. Справочник Союза кинематографистов СССР. — М.: Всесоюзное бюро пропаганды киноискусства, 1986. — С. 255. — 544 с. — 6000 экз.
  9. Учитель Ефим Юльевич / Медаль «За оборону Ленинграда». Подвиг народа.
  10. Учитель Ефим Юльевич / Орден Красной Звезды. Подвиг народа.
  11. Учитель Ефим Юльевич / Орден Отечественной войны I степени. Подвиг народа.
  12. Учитель Ефим Юльевич / Медаль «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941—1945 гг.». Подвиг народа.
  13. Учитель Ефим Юльевич / Медаль «За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941—1945 гг.». Подвиг народа.

Әдәбият

үзгәртү
  • Вольман Н. Б. Ефим Учитель. — Искусство, 1976. — 144 с. — (Мастера советского театра и кино).
  • Великая Отечественная война, 1941—1945 // Энциклопедия / Гл. ред. М. М. Козлов. — М.: Советская энциклопедия, 1985. — 832 с. — 500 000 экз.
  • Кино. Энциклопедический словарь / Гл. ред. С. И. Юткевич; Редкол.: Ю. С. Афанасьев, В. Е. Баскаков, И. В. Вайсфельд и др. — М.: Советская энциклопедия, 1987. — С. 440. — 640 с. — 100 000 экз.

Сылтамалар

үзгәртү