Ерыклы вулысы
Ерыклы вулысы (тат. يىٰرىٰقلىٰ ۋولىٰسىٰ, рус. Ерыклинская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Ерыклы вулысы | |
---|---|
Үзәк | Ерыклы |
Халык саны | 18720 кеше (1897) |
Тәкмәк, Зәй, Троицки (Уфа губернасының Минзәлә өязе), Күтәмә, Яңа Чишмә, Каргалы, Олы Талкыш, Иске Чишмә һәм Богордски вулыслары белән чиктәш булган (1890). 22 торак пунктта 18720 кеше яшәгән.[1] 1920 елда Үтәш һәм Ракаш вулысларына бүленә. 1925 елда кире төзелә. 1930 елда бетерелә, территориясе Яңа Чишмә районына кушыла.
Волость белән бәйле шәхесләр
үзгәртү- Исмәгыйль Гайфетдинов (1905―?), Алабуга (1937-1940) Азнакай (1949-1954) районнары партия оешмаларын җитәкләгән.