Янәсәй култыгы
(Енисей култыгы битеннән юнәлтелде)
Енисей култыгы (рус. Енисейский залив) — Кара диңгезенең култыгы, Гыда ярымутравы һәм Ауразия кыйтгасы арасында. Озынлыгы (Сопочная Карга борынына кадәр) 220 км, киңлеге 150 км (керештә), тирәнлеге 6-20 м. 9 ай дәвамында боз белән капланган. Су күтәрелешләре ярым тәүлекле, биеклеге 0,4 метрга кадәр.
Об култыгы | |
Югарыдагы акватория | Кара диңгезе |
Ил | Россия |
Иң зур тирәнлек | 20 м |
Коючы елга | Енисей |
Енисей култыгының көнчыгыш ярында Диксон порты урынлашкан. Енисей елгасының эре портларына (Дудинка, Игарка) баручы диңгез юлы да Енисей култыгы аша үтә.