Елизавета Гурьянова
Елизавета Ивановна Гурьянова (1905 елның 31 август — 1 март 1988 ел) — совет авыл хуҗалыгы алдынгысы, Кострома өлкәсенең «Пятилетка» колхозы сыер савучысы, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1949).
Җенес | хатын-кыз |
---|---|
Ватандашлык | СССР |
Туу датасы | 31 август 1905 |
Туу урыны | Сухоногово[d], Кострома өязе[d], Кострома губернасы, Россия империясе |
Үлем датасы | 1 март 1988 (82 яшь) |
Үлем урыны | Петрилово[d], Кострома районы[d], Кострома өлкәсе, РСФСР, СССР |
Җирләнгән урыны | Петрилово[d] |
Һөнәр төре | савучы |
Бүләкләр |
Биографиясе
үзгәртүЕлизавета Ивановна Гурьянова 1905 елда Кострома өлкәсенең Кострома районы Сухоногово авылында крестьян гаиләсендә туа.
Башлангыч мәктәптә укып бетереп, бик иртә эшли башлый. 1930 елда "Пятилетка" колхозына керә һәм фермада сыер савучы булып эшли башлый. 1939 елда тугыз сыердан 3100әр килограмм сөт савып ала. 1940 елда Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша.
1948 елда аңа беркетелгән сигез сыерның һәрберсеннән 5705 килограмм сөт, 196 килограмм сөт савып ала.[1].
СССР Югары Советы Президиумының 1949 елның 4 июлендәге Указына ярашлы авыл хуҗалыгында югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм терлекчелектәге рекорд күрсәткечләре өчен Елизавета Ивановна Гурьяновага Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә, шулай ук Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» медале белән бүләкләнә.
Моннан соң да авыл хуҗалыгында эшләвен дәвам итә. Аның сыеры "Пилотка" бер ел эчендә 10447 килограмм сөт биргән, ә уртача күрсәткечләр 7000 килограммнан да югарырак булган. 1960 елда лаеклы ялга китә.[1].
1988 елның 1 мартында Елизавета Гурьянова вафат була. Кострома районының Петрилово авылында җирләнгән.[2].
Бүләкләре
үзгәртүХезмәттәге уңышлары өчен Елизавета Гурьянова лаек булды:
- «Урак һәм Чүкеч» медале (04.07.1949)
- ике Ленин ордены (04.07.1949, 16.08.1950)
- Кызыл Байрак Хезмәт ордены (23.07.1948)
- "Хезмәт батырлыгы өчен" медале (06.02.1945)
башка медальләр.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1
- «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә Гурьянова Елизавета Ивановна
- ↑ Елизавета Ивановна Гурьянова, (31 августа 1905 - 1 марта 1988) - Герой Социалистического Труда, .... Фотострана. 2020-04-10 тикшерелгән.
Литература
үзгәртү- Герои Социалистического Труда Костромского района: 1948 - 1974 гг. - Кострома, 2014.
- Костромское созвездие. Ярославль, 1975
Чыганаклар
үзгәртү- «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә Елизавета Гурьянова