Елизавета Быкова

Елизавета Иван кызы Быкова (рус. Елизавета Ивановна Быкова, 4 ноябрь 1913 ел, Боголюбово авылы, хәзерге Владимир өлкәсе8 март, 1989, Мәскәү) — тарихта шахмат буенча өченче дөнья чемпионы–хатын-кыз (1953-56, 1958-62), атказанган спорт мастеры (1953), халыкара гроссмейстер (1976). Журналист.

Елизавета Быкова
Туган 4 ноябрь 1913(1913-11-04)[1][2]
Боголюбово, Владимирский уезд[d], Владимир губернасы, Россия империясе
Үлгән 8 март 1989(1989-03-08)[1][2] (75 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Ховански зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре шаһматчы, язучы-документалист

 Елизавета Быкова Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Елизавета Иван кызы Быкова 1913 елның 4 ноябрендә хәзерге Владимир өлкәсенең Боголюбово авылында зур крестьян гаиләсендә туган (унөч бала арасыннан, кызганычка каршы, өчесе генә исән калган). Башлангыч сыйныфны тәмамлый һәм олы абыйсы Василий янына Мәскәүгә күченә. Анда ул беренче тапкыр шахмат белән таныша һәм 14 яшендә мәктәп ярышларында катнаша. Сергей Белавенец һәм Николай Рюминда шөгыльләнә. Елизавета Быкованың шахмат биографиясенең башын 1935 ел дип санарга мөмкин. [3]

Беренче уңышка Мәскәү чемпионатында ирешә (1937, 3 нче урын), алты тапкыр Мәскәү чемпионы (1938-52) һәм өч тапкыр СССР чемпионы (1947, 1948, 1950).

Бөек Ватан сугышы вакытында ул полиграфия предприятиеләрендә эшли башлый, Мәскәү хастаханәләрендә лекцияләр укый һәм күмәк шахмат уены сеанслары үткәрә, аның инициативасы белән шахматчы кызлар госпитальгә шефлык итәләр.

1953 елда ул дөнья чемпионаты матчында 8: 6 исәбе белән Людмила Руденконы җиңә. 1950 еллар ахыры - 1960 еллар башында Мәскәүдә ул дөнья чемпионаты өчен өч матч уйный (1958 һәм 1960 елларда Ольга Рубцова һәм Кира Зворкинага каршы). 1962 елда ул Нона Гаприндашвилидан җиңелә. Ул — 1970 еллар ахырына кадәр Мәскәү турнирларында чыгыш ясый.

Аны Хованское зиратында җирлиләр.

Бүләкләре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

2012 елда Владимирда «Елизавета Быкова мемориалы» инициатива төркеме төзелә, аның максаты — Боголюбово бистәсендә скульптор Илья Шанин эшенең һәйкәлен кую була. Инициатива төркеме шул исемдәге сайт булдырган — memorialbykovoi.ru.

2013 ел ФИДЕ тарафыннан «Елизавета Быкова елы» дип игълан ителә.

Китаплар үзгәртү

  • Соревнования на первенство мира по шахматам среди женщин : К Междунар. женскому шахматному турниру 1955 г. в Москве / Быкова Елизавета Ивановна. — М.: ФиС, 1955. — 48 с.: ил.
  • Вера Менчик : [Первая чемпионка мира по шахматам] / Быкова Елизавета Ивановна. — М.: ФиС, 1957. — 169 с.: ил.
  • Советские шахматистки / Быкова Елизавета Ивановна. — М.: ФиС, 1957. — 328 с.: ил.

Әдәбият үзгәртү

  • Шахматы : энциклопедический словарь / гл. ред. А. Е. Карпов. — М.: Советская энциклопедия, 1990. — С. 50—51. — 624 с. — 100 000 экз. — ISBN 5-85270-005-3.
  • Романов И. Её девиз — труд! // «64 — Шахматное обозрение». — 1983. — № 23. — С. 12—13.
  • Тихомирова В. Одержимость и обаяние. // «64 — Шахматное обозрение». — 1988. — № 22. — 3 стр. обл.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Hosch W. L. Encyclopædia Britannica
  2. 2,0 2,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. Почётные граждане Боголюбово

Сылтамалар үзгәртү