Данилко Елена Сергеевна (31 май 1970 ел) — тарихчы. Тарих фәннәре докторы (2007). РФА Н. Н. Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология институты гыйльми-мәгариф үзәге җитәкчесе[1].

Елена Данилко
Туган 31 май 1970(1970-05-31) (54 яшь)
Бакча, Бик-Кармалинское сельское поселение[d], Дәүләкән районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Эш бирүче РФА антропология һәм этнология институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Биографиясе

үзгәртү

Елена Сергеевна Данилко 1970 елның 31 маенда Башкорт АССРның Дәүләкән районы Бакча авылында туган. 1995 елда Башкорт дәүләт университетын (тарих факультетының археология бүлеге) тәмамлый. 1992 елдан алып ТТӘИдә, 1993 елдан — Этнологик эзләнү үзәгендә эшли. 2002 елдан бирле РФАның Этнология һәм антропология институтында (Мәскәү): 2007 елдан алып — төп гыйльми хезмәткәр, 2008 елдан — этнографик гыйльми белем бирү үзәге мөдире. 2000 елда «Старообрядчество на Южном Урале: историко-этнографическое исследование» темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый[2]. 2007 елда РФАның Этнология һәм антропология институты докторантурасын тәмамлый һәм докторлык диссертациясе яклый ( темасы: «Механизмы самосохранения русских и финно-угорских старообрядческих общин Урало-Поволжья»).

Фәнни эшчәнлеге

үзгәртү

Фәнни тикшеренүләре Урал-Идел халыклары этнографиясенә, визуаль антропологиягә багышланган.

100-дән артык фәнни хезмәт, 10 га якын этнографик фильм — «Башкорт атының кымызы» («Кумыс из башкирской лошади»; 2003), «Учук» (2005), «Җиде утлы ук» («Семиогненная стрела»»; 2009) һәм башкалар авторы.

Җәмәгать эшчәнлеге

үзгәртү

2005-2009 елларда — Россия этнографлар һәм антропологлар ассоциациясенең башкарма директоры[2].

«Вестник Чувашского государственного университета» журналы редколлегия әгъзасы.

Хәзерге вакытта РФА Н.Н.Миклухо-Маклай исемендәге этнология һәм антропология институты гыйльми-мәгариф үзәге җитәкчесе.

2019 елның 1 гыйнварыннан — М. В. Ломоносов исемендәге МДУ-ның диссертацион советы әгъзасы (тарих факультеты)

Славислар конгрессы янындагы старообрядчылыкны тикшерүләр буенча халыкара комиссия составына керә.

«Камера-посредник» визуаль антропологиясе Мәскәү халыкара фестиваленең башкарма директоры. 2013 елда әлеге фестивальнең Чикаго каласындагы сайлау комиссиясе (SVA Film and Media Festival in Chicago) һәм Сибиу шәһәрендә (Румыния) «Астра» халыкара документаль фильмнар фестивале әгъзасы була (Astra Film Festival of Documentary Film)[1].

Россия халыклары турында тапшырулар циклы аналитик редакторы була («Культура» телеканалында «Россия — любовь моя» тапшыруы)[1].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

үзгәртү

«Золотое сердце Словонии» фестивале лауреаты (2015, Хорватия, Төп приз, Александров Е. В., Лихачев Р. А., Федосова К.А. белән берлектә)[3][4]

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү