Евгения Александровна Власова (Поплавская) (8 апрель 1978(19780408) , Киев, Украина ССР) - Украина җырчысы. Дмитрий Костюкның элеккеге хатыны. "Халык йолдызы " музыкаль һәм күңел ачу тамашасында катнашучы. Модель, 2008 елдан 2010 елга кадәр Юлия Айсина мода йортының йөзе булып тора.

Евгения Власова
Тугандагы исеме

Евгения Александровна Поплавская

Туу көне

8 апрель 1978 ел

Туу урыны

Киев, Украина

Эшчәнлек еллары

1998 - хәзерге көнгә кадәр

Дәүләтләр

 Украина

Һөнәр

җырчы, фотомодель

Кораллар

тавыш[d]

Жанр

эстрада

Биография үзгәртү

Ул Киевта 1978 елның 8 апрелендә туган. Аның әнисе Галина Поплавская актриса, әтисе Александр Поплавский Левко Ревуцкий капелласында җырчы була.

Булачак җырчыга бер яшь булганда, әтисе Женяны гаиләсен ташлап киткән. Ләкин тиздән Евгениянең үги әтисе була. Берничә елдан соң абыйсы - Петр Крыжановский (ул хәзер Евгения Власова директоры һәм бестеллер язарга хыяллана). Булачак җырчы кечкенә чагында музыкага һәм җырларга омтылып үсә. Әнисеннән яшерен генә ул Солнышко балалар хорына йөри, һәм анда солист була. Мәктәптән соң ул музыка мәктәбенә укырга керә. Беренче курста ук ярышларда катнаша, Голливуд клубында җырлый. Шул вакытта ук Женя - абыйсына һәм әнисенә булыша- чөнки әти дә, үги әти дә аларга булышмый торган була.

2000-нче елда ул Дмитрий Костюк белән таныша. Ул Власовага продюсер буларак хезмәтләрен тәкъдим итә. Алар бергәләп берничә җыр яздырдылар. Ләкин, күпчелек очракта, Женяның үзенә эшләргә туры килде. Клиплар төшерелде, җырлар яздырылды, Женя бик популяр булды (ул вакыттагы хитларның берсе "Я — живая река"). Аның җырлары Россиядә һәм башка илләрдә уйнала. Соңрак ул Дмитрийның хатыны булды. Женя сөйләгәнчә ул Костюкка йөкле булганга гына кияүгә чыга. Бернигә да карамастан, ул аны яратты һәм хәтта гаилә өчен сәхнәдән китте. 2004 елның 4 августында аларның кызы Нина туды. Озакламый Власова Костюк белән аерылышты. Ул аерылышуның сәбәбе - иренең хурлыгы һәм хыянәте була.

2000-нче еллар уртасында җырчы яңа видеоклиплар чыгарды, шул исәптән Валерий Меладзенең "Лимбо" җырын инглиз телендә яңарта. 2010 елның маенда вокал мәктәбе ача.

Җырчы яңа альбом, видео чыгарырга һәм Евровидениедә катнашырга уйлый.

Шәхси тормышы үзгәртү

  • Элеккеге ире продюсер Дмитрий Костюк

2004 елның 4 августында аларның кызы Нина туды.

Бүләкләре үзгәртү

  • "Песенный Верниссаж" конкурсы лауреаты (1996)
  • Витебсктагы "Славянский базар" конкурсы лауреаты (1997)
  • Италиянең Римини шәһәрендә узган "Җырлар патшабикәсе" халыкара конкурсында Гран-при җиңүчесе (1998)
  • Киевтагы "Ел җыры" конкурсы лауреаты (1998)
  • "ХХ гасырның өмете" номинациясендә "Алтын байлык" Бөтен Украина ачык популярлык рейтингы җиңүчесе (1998)
  • Сочидагы "Биш йолдыз" тамашасында катнашучы (2007)
  • Иң матур җырчы (2010)
  • "Халык йолдызы-1" тамашасында катнашучы (2 урын)

Дискография үзгәртү

Альбомнар үзгәртү

  • «Ветер надежды» (2003)
  • «Wind Of Hope» — совместно с Эндрю Дональдсом (2006)
  • «Синергия» (2008)

Ялгыз җырлары үзгәртү

  • «Живая река»
  • «Северное сияние»
  • «О тебе»
  • «Буду сильнее»
  • «Плачь обо мне»
  • «Я буду…» (2007)
  • «Шоу-тайм» (2008)
  • «Лавина любви»
  • «Я — мечта»

Клиплар үзгәртү

  • «Не забувай»
  • «Сипле сніг»
  • «Emotional lady»
  • «Плачь обо мне»
  • «Живая река»
  • «Буду сильнее»
  • «Северное сияние»
  • «Show time»
  • «Я буду»
  • «I will be»
  • «Ветер надежды»
  • «Wind of hope»
  • «Limbo»
  • «О тебе»
  • «Show time (rmx)»
  • «Лавина любви»
  • «Я — мечта»
  • «В каждом биении сердца»
  • «Красивые и богатые»
  • «Киев-Одесса»
  • «Мы не судьба»
  • «Танцуй»
  • «Не меняя картинок»

Сылтамалар үзгәртү