Евгений Куйвашев

Евгений Владимирович Куйвашев[1] (1971 елның 16 марты, Луговской, Хант-Манси автономияле округы, Төмән өлкәсе) — Россия дәүләт эшлеклесе. 2012 елның 29 маеннан Свердловск өлкәсе губернаторы (2012 елның 14-29 маенда һәм 2017 елның 17 апреленнән 18 сентябренә кадәр Свердловск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы). 2022 елның 22 гыйнварыннан «Бердәм Россия» партиясенең Свердловск төбәк бүлеге секретаре.

Евгений Куйвашев
Туган 16 март 1971(1971-03-16) (53 яшь)
Луговской, Ханты-Мансийск районы, Хант-Манси автоном округы, Төмән өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер РФ ФИХ чик буе гаскәрләре институты[d]
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Бердәм Русия

 Евгений Куйвашев Викиҗыентыкта

Россия Федерациясе Президентының Урал федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле (2011—2012), Төмән (2007—2011) һәм Тобольск (2005—2007) администрациясе башлыгы.

Тормыш юлы үзгәртү

Евгений Куйвашев 1971 елның 16 мартында Хант-Манси автономияле округының Луговской бистәсендә туган.

1991—1993 елларда «стоматолог-ортодонт» белгечлеге буенча Володя Солдатов исемендәге Тубыл медицина училищесында [2][3].

1999 елда «юрист» белгечлеге буенча Россия Федерациясе Федераль чик буе хезмәтенең Мәскәү хәрби институтын тәмамлый.

2010 елда Төмән дәүләт университетында «Дәүләт һәм муниципаль идарә» программасы буенча һөнәри әзерлек узган.

1989—1991 елларда ССРБ Кораллы Көчләрендә хезмәт итә.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

Урта мәктәпне тәмамлагач, күпмедер вакыт «Сургутремстрой» трестында слесарь булып эшли[4].

1991 елда армиядә хезмәт иткәннән соң, кыска вакыт Сургутта Технология транспорты идарәсендә физкультура буенча методист булып эшли[5].

Белем алганнан соң, Хант-Манси автономияле округының Пойковский бистәсендә башта теш технигы, аннары Әфганстан ветераннары берлегенең коммерция мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе урынбасары, бетономешалка машинисты, биекче-монтажчысы, аннары «РЭУ» ПМУПта юрисконсульт булып эшли.

1997 елда Куйвашев Пойковский бистәсе администрациясенә эшкә күчә, анда башта район башлыгы Эдуард Худайнатов ярдәмчесе, аннан соң аның урынбасары булып эшли, ә Худайнатов Президент Администрациясенә эшкә күчкәч, 2000 елда аның урынын ала[6].

Хакимияттә эшләү белән беррәттән, Куйвашев дәүләт һәм хокук теориясен, муниципаль хокукны Төмән дәүләт университетының Пойковский филиалында укыта[7].

2004—2005 — Мәскәү шәһәре суд приставлары идарәсе башлыгы урынбасары.

2005 елның 30 ноябрендә Тубыл шәһәре Думасы депутатлары тарафыннан бертавыштан Тубыл шәһәре администрациясе башлыгы итеп раслана[8].

 
Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев белән, 2012 ел

2007 елның 5 июлендә Төмән шәһәр Думасы депутатлары тарафыннан Төмән шәһәре администрациясе башлыгы итеп сайлана[9].

2011 елның 29 гыйнварыннан 6 сентябренә кадәр — Россия Федерациясе Президентының Урал федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары. 2011 елның 6 сентябреннән 14 маена кадәр — Россия Федерациясе Президентының Урал федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле[10][11].

2011 елның 14 сентябреннән 2012 елның 14 маена кадәр — Россия Федерациясе Иминлек советы әгъзасы.

Свердловск өлкәсе губернаторы үзгәртү

2012 елның 14 маеннан — Свердловск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы[12][13].

2012 елның 24 маенда Россия Президенты Владимир Путин Свердловск өлкәсе Закон чыгару җыенына Евгений Куйвашев кандидатурасын керткән[14]. Кандидатура Свердловск өлкәсе Закон чыгару җыены депутатларының күпчелек тавышы белән хуплана һәм 2012 елның 29 маенда Евгений Куйвашев рәсми рәвештә өлкә губернаторы вазыйфасына керешә.

2012 елның 28 июленнән 22 февраленә кадәр — 2015 елның 10 ноябреннән 2016 елның 6 апреленә кадәр — Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумы әгъзасы[15][16][17][18].

2012 елның июлендә Куйвашев инициативасы буенча вице-губернатор посты кертелә, әмма киләсе елның декабрендә бу вазыйфа бетерелгән[19]. 2016 елда төбәк премьер-министры вазыйфасын бетерәләр, аның вазыйфалары губернаторга йөкләнә[20]. Шулай итеп, 2017 ел башына Куйвашев бер үк вакытта губернатор һәм өлкә хөкүмәте башлыгы була. 2016 елның 18 сентябрендә Куйвашев «Бердәм Россия» партиясеннән Свердловск өлкәсенең Закон чыгару җыенына сайлауларда катнаша. Сайлаулардан соң депутат вазыйфаларын башкармыйча, депутат мандатына тапшырган.

2017 елның 17 апрелендә үз теләге белән отставкага киткән. Шул ук көнне Россия Президенты указы белән «Свердловск өлкәсе губернаторы итеп сайланган зат вазыйфасына керешкәнче» Свердловск өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнгән[21]. 10 сентябрьдә узган сайлауларда 62,16% нәтиҗәсе белән җиңү яулаган.

2018 елның 8 декабрендә, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең XVIII съезды делегатлары кабул иткән карар нигезендә, Евгений Куйвашев партиянең Югары советы составына кертелгән[22].

«Милли рейтинг» проекты мәгълүматлары буенча, 2020 ел нәтиҗәләре буенча Евгений Куйвашев губернаторлар арасында, Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Собяниннан гына калышып, өченче урынны ала[23].

Россия федерациясенең 1 нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе (2011 елның 30 ноябре).

Россия Федерациясенең 2 нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесе (2011 елның 5 мае).

Бүләкләр үзгәртү

  • Почёт ордены (2012)
  • Александр Невский ордены (2019)

Шәхси тормыш үзгәртү

Беренче хатыны — Ирина, ТКХ өлкәсендә эшләгән. Кызы Елизавета (1997).

Икенче хатыны — Наталья Сергеевна Куйвашева (1974), Пойковский поселогында китапханәдә эшләгән, аннары эшмәкәр. Төмән һәм Тобольск шәһәрләрендә урнашкан «Три бокала» элита шәраблары кибетләре челтәренә ия булган «Леля» ҖЧҖ директоры һәм хуҗасы. Улы Дмитрий.

Евгений Куйвашев спорт белән мавыга, биатлон һәм хоккей белән шөгыльләнә, «барлык йолдызлар» матчларында катнаша. «Автомобилист» хоккей клубы һәм «Урал» футбол клубы өчен җан ата.

Рус рок музыкасын ярата, Свердловск рок-клубы ветераннары белән таныш, Александр Пантыкин белән дус. Хезмәттәшләренең сүзләренә караганда, рәсем сәнгатен яхшы белә[24].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Виктор Жуков (2011-09-07). Главный вопрос о новом полпреде, который волнует уральцев, – как правильно произносится его фамилия? Федеральные каналы уже наделали ляпов. Ура.ру. әлеге чыганактан 2011-11-07 архивланды. 2012-05-14 тикшерелгән.
  2. Куйвашев Евгений Владимирович. ФедералПресс. әлеге чыганактан 2014-01-13 архивланды. 2013-09-10 тикшерелгән.
  3. Куйвашев, Евгений. Лентапедия. 2013-09-10 тикшерелгән.
  4. Дмитрий Колезев (2012-12-03). «Отмечаются существенные пробелы в описании трудовой деятельности». Znak.com. әлеге чыганактан 2013-06-02 архивланды. 2013-09-10 тикшерелгән.
  5. Алексей Носиков, Алексей Остапов, Полина Дикушина (2012-05-29). Личное дело Куйвашева. УралПолит.ru. 2013-09-10 тикшерелгән.
  6. Алексей Белянин, Александр Родионов (2012-05-29). Кто такой Евгений Куйвашев – подробности. Новый губернатор Среднего Урала любит менять работу, жен и свою биографию. Новый Регион. әлеге чыганактан 2013-09-23 архивланды. 2013-09-10 тикшерелгән.
  7. Главой администрации Тобольска стал Евгений Куйвашев (Тюменская обл.). Regnum (2005-11-30). 2013-09-10 тикшерелгән.
  8. Избран глава администрации Тобольска.
  9. Евгений Куйвашев избран мэром Тюмени. Как проголосовали депутаты.
  10. Указ Президента Российской Федерации от 06.09.2011 г. № 1164 «О полномочном представителе Президента Российской Федерации в Уральском федеральном округе».
  11. Указ Президента Российской Федерации от 14.05.2012 г. № 619 «О Куйвашеве Е. В.».
  12. Евгений Куйвашев освобождён от должности полпреда Президента в Уральском федеральном округе.
  13. Президент принял отставку губернатора Свердловской области Александра Мишарина.
  14. Президент внёс кандидатуру Евгения Куйвашева на должность губернатора Свердловской области. әлеге чыганактан 2015-03-27 архивланды. 2019-05-06 тикшерелгән.
  15. Распоряжение Президента Российской Федерации от 28.07.2012 г. № 343-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации».
  16. Распоряжение Президента Российской Федерации от 22.02.2013 г. № 65-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации».
  17. Распоряжение Президента Российской Федерации от 10.11.2015 г. № 356-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации».
  18. Распоряжение Президента Российской Федерации от 06.04.2016 г. № 74-рп «О президиуме Государственного совета Российской Федерации».
  19. В Свердловской области будет ликвидирован пост вице-губернатора.
  20. Пресс-конференция губернатора Свердловской области Евгения Куйвашева, посвящённая итогам 2016 года.
  21. Евгений Куйвашев назначен временно исполняющим обязанности губернатора Свердловской области.
  22. Ротация в составе Высшего Совета «Единой России» составила 16%. er.ru (2018-12-08). 2018-12-10 тикшерелгән.
  23. Национальный Рейтинг Губернаторов (Итоги 2020 года).
  24. Хобби губернаторов Большого Урала. ura.news. 2019-03-08 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү

Калып:Россия субъектлары җитәкчеләре