Ева Яниковски

Ева Яниковски (мадьярча  Janikovszky Éva; тумыштан Ева Этелька Наметта Кучеш; 23 апрель 1926, Сегед — 14 июль 2003, Будапешт) — венгр язучысы. Дөнья телләренең утыздан артыгына тәрҗемә ителгән балалар өчен язган китаплары белән киң танылу яулаган әдип.

Ева Яниковски
Janikovszky Éva.JPG
Туган 23 апрель 1926(1926-04-23)
Сегед, Маҗарстан
Үлгән 14 июль 2003(2003-07-14) (77 яшь)
Будапешт, Маҗарстан[1]
Күмү урыны Фаркашрети[d]
Ватандашлыгы Flag of Hungary.svg Маҗарстан
Һөнәре язучы, балалар язучысы
Җефет Бела Яниковски[d]
Janikovszky Éva sírja.jpg

Commons-logo.svg Ева Яниковски Викиҗыентыкта

БиографиясеҮзгәртү

 
Будапешта язучы яшәгән йорт стенасындагы мемориаль тактаташ
 
Ева Яниковски кабере

Ева Этелька Наметта Кучеш 1926 елның 23 апрелендә Венгриянең көньягында урнашкан, зурлыгы ягыннан илнең өченче булган Сегед шәһәрендә туган. 19441948 елларда Сегед университетында фәлсәфә һәм халык ижатын (фольклор), аннары ике ел Будапешттагы Лоранд Этвеш исемендәге университетта — фәлсәфә, психология һәм политэкономия өйрәнә. 1950 елда укуын тәмамлый һәм педагог дипломы ала.

1950 — 1953 елларда Мәгариф министрлыгының уку әсбаплары бүлегендә референт булып эшли, аннары дүрт ел буенча Ifjúsági Könyvkiadó яшьләр китап нәшриятында мөхәррир була. Соңрак Ференц Мор нәшриятында баш мөхәррир вазифасын башкара.

Csip-Csup дип исемләнгән беренче китабын Ева Яниковски 1957 елда бастырып чыгара. Аның әсәрләре тематик яктан башлыча балаларның һәм олыларның көндәлек кичерешләр һәм капма-каршылыклар фонындагы мөнәсәбәтләренә багышланган. Язучының кайбер китаплары буенча анимацион һәм телефизион фильмнар төшерелгән.

Янковскиның күп китапларына рәсем-сурәтләрне график Ласло Ребер (1920-2001) ясый.

Язучы шулай ук фильмнар өчен сценарийлар яза, журналларда эшли, радио - һәм телетапшыруларда даими катнаша.

Ева Яниковски 2003 елның 14 июлендә вафат була. Будапештның Фаркашрети зиратында җирләнгән.

Шәхси тормышыҮзгәртү

1952 елда табиб Бела Яниковскига кияүгә чыга, 1955 елда аларның уллары Янош туа.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләреҮзгәртү

Ева Яниковски әсәрләре дистәдән артык төрле әдәби премияләргә лаек булган. Алар арасында иң мәртәбәлеләре — балалар әдәбияты өлкәсендәге немец һәм Венгриянең Кошут исемендәге дәүләт премиясе.

Язучы Будапештның Эржебетварош районының Мактаулы гражданы.

ХәтерҮзгәртү

  • Язучы хөрмәтенә 2003 елда Будапешттагы мәктәпкә Ева Яниковски исеме бирелә.
  • 2004 елда Ева Яниковски фонды оештырыла.

ӘсәрләреҮзгәртү

  • Csip-Csup, 1957
  • Szalmaláng, 1960
  • Aranyeső, 1962
  • Te is tudod?, 1962
  • Ha én felnőtt volnék, 1965
  • Akár hiszed, akár nem, 1966
  • Jó nekem, 1967
  • Felelj szépen, ха kérdeznek, 1968
  • Bertalan és Barnabás, 1969
  • Málnaszörp és szalmaszál, 1970
  • Velem mindig csökkenés valami, 1972
  • Kire ütött ez a gyerek?, 1974
  • Már óvodás vagyok1975 года
  • A nagy zuhé, 1976
  • A lemez két oldala, 1978
  • Már megint, 1978
  • Аз úgy вольт …, 1980
  • Már iskolás vagyok, 1983
  • Örülj, hogy fiú!, В 1983 году
  • Örülj, hogy lány!, В 1983 году
  • A Hét bőr, 1985
  • My Own Budapest Guide, 1991
  • Felnőtteknek írtam, 1997
  • Mosolyogni tessék!, В 1998 году
  • Cvikkedli, 1999
  • Ájlávjú, 2000
  • Ru szép ez az élet!, 2001
  • Ráadás, 2002

ИскәрмәләрҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү