Дэниел Киз (ингл. Daniel Keyes, 9 август 1927 ел, Нью-Йорк, АКШ15 июнь 2014 ел, Бока-Ратон[1], АКШ) — америка язучысы һәм филологы.

Дэниел Киз
Файл:Daniel keyes 2.jpg
Туу датасы: 9 август 1927(1927-08-09)
Туу урыны: Нью-Йорк
Үлем датасы: 15 июнь 2014(2014-06-15) (86 яшь)
Үлем урыны: Бока-Ратон
Ватандашлык: Америка Кушма Штатлары
Эшчәнлек төре: прозаик, филолог
Иҗат итү еллары: 1952-2014
Жанр: фәнни фантастика
Иҗат итү теле: инглиз теле
Дебют: «Прецедент»
Премияләр: Һьюго премиясе, Небьюла премиясе

Тормыш юлы үзгәртү

Дэниел Киз Бруклинда Россия империясеннән күчеп килгән яһүд эмигрантлары Уильям Киз белән Бетти Алицкиның гаиләсендә туган[2][3][4][5]. Бетти Алицкиның гаиләсе Украинадан Монреаль шәһәренә XIX гасыр ахырында күчеп килгән була[6][7]. Дэниелның әтисе кулланылган әйберләр сата торган кибет тоткан, ә әнисе косметолог булган[8].

1950 елда Киз Бруклин көллиятен тәмамлый һәм психология бакалавры дәрәҗәсен ала. Бер айдан ул Magazine Management наширлек ширкәтенә эшкә урнаша һәм соңрак Marvel Science Stories журналында мөхәррир вазыйфасына билгеләнә.

Кизның беренче хикәясе – «Прецедент» – Marvel Science Stories журналының 1952 елгы май санында басылып чыга. 1959 елда басылып чыккан «Элджернон өчен чәчәкләр» хикәясе һәм аның нигезендә 1966 елда язылган роман Дэниел Кизны данлыклы язучы итә.

1966 елда Дэниел Киз Оһайо университетында матур әдәбият профессоры вазыйфасын ала, ә 2000 елда университетның шәрәфле профессоры исеменә лаек дип табыла[9][10].

Ори Васкеска өйләнә, аның белән ике кыз тәрбияләп үстерә.

Бүләкләр үзгәртү

Дэниел Киз инглиз телендәге фәнни фантастика дөньясында иң абруйлы булган ике бүләккә ия була. 1960 елда «Элджернон өчен чәчәкләр» хикәясе өчен «Һьюго» бүләген ала, ә 1966 елда шул хикәя нигезендә язылган романы өчен «Небьюла» премиясенә лаек була.

Экранлаштырулар үзгәртү

Библиография үзгәртү

Романнар:

  • Flowers for Algernon (1966) / «Элджернон өчен чәчәкләр»
  • The Touch (1968) / «Кагылу»
  • The Fifth Sally (1980) / «Бишенче Салли»
  • The Minds of Billy Milligan (1982) / «Билли Миллиганның акыллары»
  • The Milligan Wars (1986) / «Миллиганның сугышлары»
  • Until Death (1998) / «Үлгәнче»

Хикәяләр җыентыклары:

  • Daniel Keyes Collected Stories (1993) / «Дэниел Кизның сайланма хикәяләре"

Документаль проза:

  • Unveiling Claudia (1986) / «Клаудияне чишкәндә»
  • Algernon, Charlie and I: A Writer's Journey (2000) / «Элджернон, Чарли һәм мин: Язучы сәяхәте»

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Daniel Slotnik (2014-06-17). Daniel Keyes, a Novelist of the Mind, Dies at 86. The New York Times. 2014-06-18 тикшерелгән.
  2. Gloria Yousha «Scene Around: Aurea and Dan Keyes»: I first met her I was still a child and visiting at my aunt Betty's house in Brooklyn, N. Y. Aurea was dating my cousin, Dan, whose mom, Betty and my mom, Sally, were sisters.
  3. Gloria Yousha Heritage in: Florida Jewish News (August 31, 2012) 2015 елның 2 апрель көнендә архивланган.: I am very proud of this talented famous writer, especially since his late mom and my late mom were sisters.
  4. Gloria Yousha «Heritage: Florida Jewish News»: Thanks to that voyage, my grandparents, Jerome and Dora Elick (changed to Alicke, probably by Canadian immigration authorities) and their young son, Jack and young daughter, Betty, made their home in Montreal, where, in 1908, my mom, Sally, was born.
  5. Daniel Keyes «Algernon, Charlie, and I: A Writer's Journey»: I mused over the coincidence that both their parents — unknown to each other — had made their way across Europe to Canada to New York City. There, Betty and Willie met for the first time (p. 6).
  6. Dwight Woodward (2000). ‘Algernon’ lives on. Ohio Today. Ohio University. әлеге чыганактан 2016-09-15 архивланды. 2014-06-17 тикшерелгән.
  7. Rae Winters (2009-12-01). Keyes Biography. 2014-06-17 тикшерелгән.

Сылтамалар үзгәртү