Dead

(Дэд битеннән юнәлтелде)


Пер Иңве «Пелле» Олин (швед. Per Yngve «Pelle» Ohlin; 1969 елның 16 гыйнвары, Швеция, Стокһольм1991 елның 8 апреле, Норвегия, Акерсхус, Кракстад), Dead псевдонимы белән күбрәк танылган — 1988 елдан 1991 елга кадәр, үлеменә кадәр Норвегия Mayhem блэк-метал-төркеме вокалисты.

Dead
Төп мәгълүмат
Туу көне

16 гыйнвар 1969(1969-01-16)[1][2]

Туу урыны

Стокһолм, Швеция

Үлү көне

8 апрель 1991(1991-04-08)[3][2] (22 яшь)

Үлү урыны

Kråkstad[d], Ши[d], Акерсхус[d], Норвегия[3][3]

Җирләнгән:

Восточное кладбище Ханинге[d]

Эшчәнлек еллары

19871991

Дәүләт

Швеция Швеция

Норвегия Норвегия
Һөнәрләр

җырчы, музыкачы, вокалист

Кораллар

тавыш[d]

Жанрлар

Блэк-метал, трэш-метал һәм дэт-метал[d]

Лейбллар

Deathlike Silence Productions[d]

IMDb

ID 1683593

Биография үзгәртү

Пер Иңве Олин 1969 елның 16 гыйнварында Швециядә туган. Morbid һәм Mayhem төркемнәрендә эшләве белән танылган.

Шәхес үзгәртү

Таныш музыкантлар Олинны сәер интроверт дип тасвирлаганнар. Мәсәлән, Евронимус үзенең бер хатында Дэдның психик тайпылышы бар дип санаган. Евронимус шаһитлык иткәнчә, Дэд ябыккан булып күренер өчен ашамаган һәм ритуаль хезмәтләр рекламасы белән футболка кигән.

Emperor сугучысы Борд «Фауст» Эйтхун язганча, Дэд шундый кеше булган, аны яхшы белеп булмый, аның белән якынлашу авыр, аның бик күп куркыта торган идеяләре һәм бик караңгы юмор хисе булган. «Бу дөньяда яшәү аңа ошамаган дип уйлыйм», — дип язган Эйтхун.

Чыгышлар үзгәртү

Карьерасының башыннан ук ул корпс-пейнт[ru] кулланган. Хеллхаммер Олинның «корпспейнт кулланган беренче блэк-металлист» булуын билгели.

Үлгән кешегә тагын да күбрәк охшар өчен, Олин үзенең киемнәрен концерт алдыннан күмеп куйган һәм аны чыгыш төнендә казып чыгарган. Хеллхаммер бервакыт Олинның үзен җиргә күмеп куярга сораганын искә төшергән, аның сүзләре буенча, Дэд үзенең тиресен төссезрәк итәргә теләгән.

Чыгышлар вакытында Олин еш кына үзенә аучы пычагы һәм ватылган пыяла белән яралар ясаган. Шул ук вакытта ул тирә-юньдәгеләрнең реакциясенә карарга яраткан. 1990 елның февралендә Сарпсборгта концерт вакытында Дэд бик нык кисеп алынган. Аны кан югалту сәбәпле хастаханәгә алып киткәннәр.

Дэд шулай ук 1986 елда Candlemass төркеменең «Bewitched» җырына клибында да күренгән.

Үз-үзенә кул салу үзгәртү

1990 елда Mayhem әгъзалары Осло янындагы (Kråkstad) «урманның иске йортына» күченгәннәр. Моңа кадәр төркем торак һәм репетицияләр өчен урын белән проблемалар кичергән, берникадәр вакыт Олинга хәтта машинада яшәргә туры килгән. Күченгәннән соң Хеллхаммер Олинның буш вакытларында рәсем ясавын, укуын, хатлар язуын яки «берүзе бүлмәдә утыруын, депрессиягә күбрәк һәм күбрәк чумуын» күргән. Моннан тыш, Дэд һәрвакыт Евронимус белән әрләшкән. Mayhem'ның Европа турне вакытында Дэд шулкадәр хәлсезләнгән ки, аның еш кына борыныннан кан ага башлаган. Төркем Норвегиягә кайткач, Олин тагын да ныграк үз-үзенә бикләнгән.

1991 елның 8 апрелендә Дэд үз бүлмәсендә үз-үзенә кул салган. Башта ул үз веналарын ачкан, ә аннары башына дробовиктан аткан. Корал Евронимусныкы булган дип фаразлана. Варг Викернес төркемгә патроннар (шул исәптән дробовик өчен дә) Раштуа бүләге итеп җибәргәнен белдергән, әмма аның сүзләре буенча, Дэд алардан файдаланмаган[4][5]. Евронимус шул вакытта лейбл эшләре буенча Ослога киткән, ә Хеллхаммер әти-әнисе янына килгән. Бер көн элек Олин янына танышы килгән, һәм алар озак вакыт үлем һәм суицид турында сөйләшкәннәр. Хеллхаммер бу сөйләшүдән соң Дэдның бик күңелле күренүен искә төшергән. Шәһәрдән кайткач, Ошет ишекнең бикле булуын һәм бердәнбер ачкычның урынында булмавын күргән. Йортка тәрәзә аша керергә карар итеп, Евронимус Дэдның бүлмәсенә кергән. Анда ул караватта ярым яткан үлгән Олинны күргән. Олин үләр алдыннан хат калдырган. Анда «Excuse the blood» («Кан өчен гафу итегез») дип язылган. Хеллхаммер әйтүенчә, Олин анда ни өчен дробовик кулланганын да язган — пычак бик тупас булган.

Полиция чакыру урынына, Ошет якындагы кибеткә барып, мәетне фотога төшерер өчен бер тапкыр кулланыла торган фотоаппарат сатып алган. Кайткач, Евронимус, фотолар «ямьлерәк» булсын өчен, пычак белән дробовикны күчергән һәм берничә фото төшергән. Некробутчер: «Минемчә, Өйстайн Дэдның үз-үзенә кул салуына шоклаштырган һәм бу хәлне җиңәр өчен фотога төшкән». Бу фотолар төркем фанатлары арасында тиз таралган. Алар блэк-метал музыкасын пропагандалау һәм аз билгеле төркемнәрне популярлаштыру буларак кулланылган. Аларның берсе соңрак Колумбия бутлеггеры тарафыннан Dawn of the Black Hearts альбомы өчен тышлык буларак кулланылган. Аннары Ошет Хеллхаммерга шалтыратып, булган хәл турында сөйләгән.

Полиция Олин гәүдәсен алып киткән, ләкин бүлмәне җыештырылмаган килеш калдырганнар. Евронимус өйдә таралган исне түзә алмаган һәм әти әнисе янына күченгән. Хеллхаммер йортта тагын бераз вакыт калган. Бервакыт, Дэдның бүлмәсенә кергәч, Хеллхаммер карават астында берничә баш сөяге кыйпылчыкларын тапкан, соңыннан, төркем сүзләре буенча, алардан муенсалар ясаганнар. Ошет аларны «лаек» дип санаган кешеләргә тараткан.

Ошет Олинның баш миеннән кыздырма ясаган дигән имеш-мимешләр бар. Соңрак төркем бу дөрес түгел дип белдергән.

Некробутчер фикеренчә, кешеләр Дэд үз-үзенә кул салганнан соң блэк-метал сәхнәсен күбрәк кадерли башлаганнар.

Дискография үзгәртү

Morbid'та (Соңрак язылган язмалар — бу яңадан бастырулар)

  • December Moon (демо, 1987)
  • Death Execution (җыентык, 1995)
  • Live in Stockholm (концерт альбомы, 2000)
  • Death Execution III (EP, 2001)

Mayhem'да

  • Live in Leipzig (концерт альбомы, 1993)
  • Dawn of the Black Hearts (бутлег, 1995)
  • Out from the Dark (EP буларак чыгарылган репетиция, 1996)
  • Freezing Moon (сингл, 1996).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү