Дусмәмбәт (XV г. II ярт. - XVI г. 20 еллары) — Казан ханлыгы чоры татар шагыйре.

Шагыйрь ХV гасырның соңгы чирегендә татар шәһәре Азакта (бүгенге Азов) дөньяга килә һәм яши. Һөнәре буенча гаскәри, хәрби кеше була. Аның өчен Азак Истанбулдан ким түгел, Азак – исламның бер терәге, биредә аның Ишәкәй, Кушай исемле ике улы үсә. Аталары аларны алты елдан Азак каласының хуҗалары булыр дип белдерә. Дусмәмбәт үзен Азакның бер почмагында үскән анар агачы җимеше дип горурлана. Дусмәмбәт үзен хан улыннан яки би улыннан да түбән санамый.

Сугышта алган яраларыннан 16 гасырның 20 елларында вафат була.

Шигырьләрендә язма һәм авыз иҗатын кушу күзәтелә. Шигырьләре дастан жанрына якын.

Чыганаклар үзгәртү

  • Әдәбият. 9 сыйныф өчен дәреслек. Миңнегулов Хатыйп, Садретдинов Шәйхлислам.

Сылтамалар үзгәртү