Дмитрий Хәйбриев

юрист, Южно-Сахалинск вице-мэры (2022 елдан)

Дмитрий Хәйбриев, Дмитрий Фәрит улы Хәйбриев (Дмитрий Фаритович Хайбриев; 1982 елның 26 ноябре, СССР, РСФСР, Диңгез буе крае, Владивосток) ― Россия Федерациясенең Сахалин өлкәсе административ үзәге Южно-Сахалинск шәһәренең вице–мэры (2022 елдан), 2016―2022 елларда шәһәр администрациясенең иҗтимагый куркынычсызлык һәм контроль идарәсе җитәкчесе. Бердәм Россия партиясенең төбәк сәяси советы әгъзасы[1].

Дмитрий Хәйбриев
Южно-Сахалинск
вице―мэры
Вазыйфага керешкән
1 март 2022 ел
Южно-Сахалинск
шәһәр администрациясенең
иҗтимагый куркынычсызлык
һәм контроль идарәсе җитәкчесе
Вазыйфада
2016–2022
Шәхси мәгълүмат
Туган 26 ноябрь 1982(1982-11-26) (41 яшь)
СССР, РСФСР, Диңгез буе крае, Владивосток
Сәяси фирка Бердәм Россия
Белем Ерак Көнчыгыш дәүләт университеты,
Сахалин дәүләт университеты

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1982 елның 26 ноябрендә[2] Владивостокта милиция[d] хезмәткәрләре гаиләсендә туган. Әтисе белән әнисе милициядә эшләп, подполковник һәм майор дәрәҗәләрендә отставкага чыкканнар. Бертуган абыйсы шулай ук милиция мәктәбен тәмамлаган һәм оператив хезмәткәр булган[3].

Югары белемгә ия, 2004 елда «юриспруденция» юнәлеше буенча Ерак Көнчыгыш дәүләт университетын, 2020 елда «психологик-педагогик белем» юнәлеше буенча Сахалин дәүләт университетының магистратурасын тәмамлаган[4].

Хезмәт юлы

үзгәртү

Хезмәт юлын 2004 елда Россия Юстиция министрлыгының Диңгез буе крае буенча Баш идарәсендә башлый.

2006 елда Диңгез буе крае прокуратурасына эшкә килгән.

2007 елда Сахалин өлкәсе прокуратурасына күчә, аннары — РФ Прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитетының[d] Ерак Көнчыгыш транспортта тикшерү идарәсенә күчә, анда тикшерүчедән җитәкчегә кадәр үсә[4].

Южно-Сахалинск шәһәр администрациясенә эшкә 2016 елда килгән. Шәһәр мэры Сергей Надсадин[d] тәкъдиме белән шәһәр администрациясенең иҗтимагый куркынычсызлык һәм контроль идарәсе җитәкчесе вазыйфасына керешкән. 2022 елның 1 мартыннан ― Южно-Сахалинск шәһәре вице-мэры[5]. Яңа постта иҗтимагый куркынычсызлык һәм контроль департаменты эшен һәм мәгълүмат сәясәтен контрольдә тота[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • «За службу закона» аерымлык билгесе
  • 3нче дәрәҗә «Намуслы хезмәте өчен» медале[4].

Шәхси тормышы

үзгәртү

Южно-Сахалинскида өйләнгән. Кызы (спортчы, бал биюләре белән шөгыльләнә) һәм улы бар[3].

Кызыклы факт

үзгәртү

2024 елның 20 октябрендә узган Южно-Сахалинск шәhәре татар милли-мәдәни автономиясенең 15 еллык юбилеенда (улы белән) катнашып, «шәһәр татар автономиясе, шәһәр һәм өлкәнең мәдәни тормышында зур урын алып тора» дип, автономия эшчәнлеген югары бәяләгән, шәһәрнең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән автономиянең аксакалларына шуларны тапшырган[6][7].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү