Дмитрий Постников

Дмитрий Васильевич Постников (1921 елның 12 июне, Бөгелмә, Татарстан АССР2013 елның 8 сентябре, Уфа) — совет галим-геологы, геология-минералогия фәннәре кандидаты.

Дмитрий Постников
Туган 12 июнь 1921(1921-06-12)
Бөгелмә, Татарстан АССР
Үлгән 8 сентябрь 2013(2013-09-08) (92 яшь)
Уфа, Россия

Тормыш юлы үзгәртү

Дмитрий Постников 1921 елның 12 июнендә Татарстан АССРның Бөгелмә шәһәрендә туа. 1939 елда мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлагач, Ленинград политехник институтына имтихансыз кабул ителә[1]. Бер ай гына укыгач, өч айлык тизләтелгән хәрби укуга алына, аннан фронтка элемтәче итеп артиллерия полкына җибәрелә.

Кышкы сугышта катнашучы. Маннергейм сызыгында барган сугышларда катнашкан, килешүдән соң Эстониягә походта катнаша. Бөек Ватан сугышы башланганда ук яралана, 1941 елның июнь азагында әсирлеккә эләгә. Хәрби әсирләр өчен лагерьда дизентериянең авыр формасы белән авыра, соңрак АКШ хәрби авиациясе бомбардировкасы вакытында яралана. Ярылган баш һәм инфекция белән Мемминген шәһәре госпиталенә эләгә, анда өч операциядән соң табиб Цеприце аны дәвалый. 1945 елда, АКШ армиясе хәрби әсирләр өчен лагерьны азат иткәч, туган авылына кайта, анда тикшерү уза һәм берничә ай яралану һәм әсирлектә булу нәтиҗәләреннән дәваланган.

1945 елның октябрендә «Татнефтеразведка» трестының үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясенә, В. И. Троепольский лабораториясенә укырга керә. 1958 елда Брест янындагы сугышларында һәм фашистларга каршы оешмада дошман әсирлегендә катнашканы өчен орден белән бүләкләнә. Аннары Уфада, ССРБ фәннәр академиясенең башкорт филиалының геология институтында эшли. 1977 елда тектоника лабораториясенә эшкә күчә, шарьяжлар буенча белгеч була. ССРБ таркалганнан соң РФА УНЦ геология институтында эшли. Үлгәнче сугыш еллары турында хатирәләр бастыра[2].

Бүләкләр үзгәртү

Басмалар үзгәртү

Дмитрий Постников барлыгы 100дән артык фәнни мәкалә һәм 5 монография бастырган.

  • Литология терригенной формации девона Юго-Западной Башкирии: (Белебеевско-Шкаповский район): Автореферат дис. на соискание ученой степени кандидата геолого-минералогических наук / Казан. ордена Труд. Красного Знамени гос. ун-т им. В. И. Ульянова-Ленина. Уфим. нефт. науч.-исслед. ин-т УфНИИ. - Уфа: [б. и.], 1958. - 13 с.; 22 см.[3]

Әдәбият үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Судьба солдата и ученого. К 90-летию Дмитрия Васильевича Постникова - Бурение и Нефть - журнал про газ и нефть
  2. Воспоминания о военных годах (1939–1945 гг.)
  3. Постников, Дмитрий Васильевич - Литология терригенной формации девона Юго-Западной Башкирии [Текст] : (Белебеевско-Шкаповский район) : Автореферат дис. на соискание ученой...
  4. Дмитрий Васильевич Постников (Судьба солдата и ученого)