Динә Рафис кызы Сабитова (чын исеме Диана), 1969 елның 24 маенда Казанда туган. Россия язучысы, прозаик.

Динә Сабитова
Туган телдә исем Динә Рафис кызы Сабитова
Туган 24 май 1969(1969-05-24) (54 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Яшәгән урын Мәскәү өлкәсе
Коста-Рика
Милләт татар
Ватандашлыгы  Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре язучы
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Биографиясе үзгәртү

Динә 1969 елда Казанда туган. Аның балачагы һәм яшьлеге туган шәһәрендә үза. Анда ул мәктәптә укый, аннары математик лицейда, ә аннары университет филфакында югары белем алган. Аңардан соң аспирантураны, вакытыннан алда тәмамлап, укытучының юлы башлана.

Белеме буенча филолог-русист, филология фәннәре кандидаты, Казан университетында доцент булып эшләгән. «Книжное обозрения», «Кукумбер» журналларында басылып чыккан. Биш балалар китабы авторы, 2007 елның "Заветная мечта" премиясе призеры. Мәскәү өлкәсендә һәм Коста-Рикада яши.

Гаиләсе үзгәртү

Кияүдә, ире Роман белән ул өч бала тәрбияли. Уллары Сеня, Тёма һәм тәрбиягә алган кызы Люда.

Әсәрләре үзгәртү

Динә Сабитованың әсәрләре балаларга һәм яшүсмерләргә адресланган булса да, алар ата-ана-балалар мөнәсәбәтләре, ятимлек, уллыкка алу, тәрбиягә бала алган гаиләләрнең җитди темаларына кагыла.

«Марта турында әкиятләр» китабы «Мир Детства Медиа» нәшрияты заказы буенча язылган һәм тәрбиягә бала алган ата-аналар өчен психологның соңгы сүзлеген үз эченә ала.

Иҗатының бәяләмәләре һәм тәнкыйте үзгәртү

2007 елда "Цирк в шкатулке" хикәясе "Заветная мечта" премиясен ала.

2012 елда Динә Сабитова Астрид Линдгрен исемендәге әдәби премиягә номинантларның "озын исемлегенә" керде.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Александра Довлатова-Мечик. Очаровательная книжка, очаровательная мышка Booknik.ru 17 декабря 2010
  2. Колоскова Н. Е. Мышь с именем собственным. Рецензия библиотекаря на сайте методического отдела московской Центральной городской детской библиотеки им. А. П. Гайдара.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Борисенко Наталья Анатольевна, кандидат филологических наук, ведущий научный сотрудник Психологического института Российской академии образования.