Джулиан Һаксли
Джулиан Сорелл Һаксли (ингл. Sir Julian Sorell Huxley, 22 июнь 1887— 14 февраль 1975) — инглиз биологы, эволюционист һәм гуманист, сәясәтче. Эволюциянең синтетик тәгълиматын төзүчеләрнең берсе, ЮНЕСКО беренче генераль директоры, бу оешманы барлыкка китерүдә төп рольне уйнаучы шәхесләрнең берсе, Бөтендөнья кыргый табигать фондына нигез салучыларның берсе
Тормыш юлы
үзгәртүДжулиан – борынгы Һаксли нәселенең вәкиле. Ул үзе биолог Томас Һакслиның оныгы; энесе – танылган инглиз язучысы Олдос Һаксли, абыйсы – Нобель бүләге иясе Эндрю Һаксли.
Оксфорд университетының Бейллиол-көллиятен тәмамлый, аннары шунда 1910-1912 елларда зоологиядән лекцияләр укый.
1956 елда Патша җәмгыятенең Дарвин медале белән бүләкләнә. 1958 елда рыцарь дәрәҗәсенә лаек була.
Шәхси карашлар
үзгәртүДжулиан Һаксли һуманизм кыйммәтләрен тарату өчен күп хезмәт куя, чыгышлар ясый. Ул төрле һуманизм оешмаларында әгъза була, шул исәптән, Халыкара һуманизм һәм этика берлегендә әгъзалык итә. Эйнштейн, Томас Манн һәм Джон Дьюи белән бергә Нью-Йоркның Беренче һуманистик җәмгыятендә җитәкчелек итә.
Фәнгә керткән өлеш
үзгәртү- Эволюциянең синтетик теориясе
Джулиан Һаксли эволюциянең синтетик тәгълиматын барлыкка китерүдә зур роль уйный, моннан тыш, аны популярлаштыруга да зур өлеш кертә.
- Терминнар
Хәзерге фән куллана торган берничә истилахны Джулиан Һаксли уйлап тапкан:
- Ритуаллашу, 1914.
- Этник төркем, 1936.
- Клин, 1938.
- Морф, 1942.
- Клада, 1957.
- Трансһуманизм, 1957.
- Града, 1959.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 Bibby C. Encyclopædia Britannica — Encyclopædia Britannica, Inc., 1768.
- ↑ 3,0 3,1 Bibby C. Encyclopædia Britannica
- ↑ SELIBR — 2007.
- ↑ 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 5,6 5,7 Kindred Britain
- ↑ 6,0 6,1 6,2 Lundy D. R. The Peerage
- ↑ 7,0 7,1 7,2 Чешская национальная авторитетная база данных