Джон Суинни, Джон Рэмси Суинни (ингл. John Ramsay Swinney, гэл. Iain MacShuibhne; 1964 елның 13 апреле, Эдинбург) — Шотландия сәясәтчесе, Шотландия милли партиясе лидеры (2000—2004, 2024 елдан). Шотландия байрагыШотландия беренче министры (2024 елдан).

Джон Суинни
Шотландия беренче министры
Вазыйфага керешкән
2024 елның 8 маеннан
Монарх III Карл
Аңа кадәр Хәмзә Юсаф
Шотландия милли партиясе лидеры
Вазыйфага керешкән
2024 елның 6 маеннан
Аңа кадәр Хәмзә Юсаф
Шотландия милли партиясе лидеры
Вазыйфада
26 сентябрь 2000 – 3 сентябрь 2004
Аңа кадәр Алекс Салмонд
Дәвамчысы Алекс Салмонд
Шәхси мәгълүмат
Туган 13 апрель 1964(1964-04-13) (60 яшь)
Эдинбург, Бөекбритания
Сәяси фирка Шотландия милли партиясе
Белем Эдинбург университеты һәм Forrester High School[d]

Биографиясе

үзгәртү

Эдинбургның Форрестер дәүләт урта мәктәбен тәмамлаган, 1979 елда Шотландия милли партиясенә (ШМП) кергән, 1986 елда Эдинбург университетында политологиядә сәнгать магистры шотланд дәрәҗәсен алган. Scottish Amicable иминият компаниясендә стратегик планлаштыру, шулай ук биш ел дәвамында эшлекле һәм икътисади консультацияләр белән шөгыльләнгән[1].

1997 елда Суинни Бөекбритания җәмгыятьләр палатасына Төньяк Тэйсайд округыннан сайланган, 1999 елда Шотландия парламенты оештырылгач, шул ук округтан аның депутаты булган (соңрак Төньяк Пертшир округында яңадан сайланган)[2].

2000 елда ШМПны җитәкләгән, ләкин 2004 елда партия өчен Аурупа сайлауларының уңышсыз нәтиҗәсе аркасында отставкага киткән. 2007 елда Шотландия беренче министры Алекс Салмонд кабинетында финанс министры портфелен алган һәм финанс кризисы сынавын кичергән[3].

2014 елдан 2023 елга кадәр ул беренче министры Никола Стердженның урынбасары булган[4].

2024 елның 6 маенда Хәмзә Юсаф отставкасыннан соң Шотландия милли партиясен яңадан җитәкләгән (башка кандидатлар булмау сәбәпле сайлаулар үткәрелмәгән)[5].

2024 елның 7 маенда парламент Суинни кандидатурасын хуплаган, гәрчә коалиция буенча элеккеге партнерлар — Шотландия яшелләр партиясе аның җиде депутаты белән тавыш бирүдән тыелган[6].

2024 елның 8 маенда Джон Суинни патшага тугрылык анты биргән һәм рәсми рәвештә вазифага кергән[7].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Rachel Amery, Craig Paton (2024-04-30). John Swinney: Who is the SNP veteran who could replace Humza Yousaf as First Minister?. The Scotsman. 2024-05-05 тикшерелгән.
  2. Jenness Mitchell (2024-05-06). Who is John Swinney? The frontrunner to become Scotland's first minister. Sky News. 2024-05-06 тикшерелгән.
  3. Noah Keate and Andrew McDonald (2024-05-02). Who’s John Swinney, the SNP veteran set to run Scotland?. Politico. 2024-05-05 тикшерелгән.
  4. John Swinney and Kate Forbes to make statements before expected SNP leadership battle. Sky News (2024-05-02). 2024-05-05 тикшерелгән.
  5. Libby Brooks and Severin Carrell (2024-05-06). John Swinney becomes SNP leader after rival drops out. The Guardian. 2024-05-06 тикшерелгән.
  6. Simeon Kerr (2024-05-07). John Swinney elected first minister of Scotland. Financial Times. 2024-05-07 тикшерелгән.
  7. Jenness Mitchell (2024-05-08). John Swinney sworn in as Scotland's first minister. Sky News. 2024-05-08 тикшерелгән.

Сылтамалар

үзгәртү
  • John Swinney. The Scottish Parliament. 2024-05-05 тикшерелгән.