Денискино

Шонталы районында татар авылы

Денискино (Денис авылы; рус. Денискино) — Самара өлкәсенең Шонталы районындагы авыл, Денискино авыл җирлегенең административ үзәге.

Денискино
Карта
Ил Россия
Өлкә Самар өлкәсе
Район Шонталы районы
Координатлар 54°28'38.3"тн, 51°36'53.9"кнч
Нигезләнгән 1730
Беренче телгә алу 1850
Халык саны 1128 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Русча атамасы Денискино

Географиясе үзгәртү

Авыл район үзәге Шонталы станциясеннән төньяк-көнчыгышка таба якынча 9 километр ераклыкта урнашкан (туры сызык буенча).

Тарихы үзгәртү

Татарлар авыл җирлеге территориясенә XVII йөз ахырында – XVIII йөз башында урнаша башлыйлар. Яңа Кама аръягы саклану сызыгы төзелү белән бәйле рәвештә күчеп килүчеләр агымы 1730 елларда көчәя. Бу чорда Денискино авылына нигез салына.[1] Рәсми рәвештә 1850 елдан бирле телгә алына.[2]

1917 елга авылда 1000нән артык хуҗалык, дүрт мәчет һәм мәдрәсә булган.[1]

Халык саны үзгәртү

2002 елда авылда 1341 (99% татарлар),[3] 2010 елда 1128 кеше яшәгән.[4]

Шәхесләр үзгәртү

Дин үзгәртү

Бүгенге көндә Денискино авылында ике мәчет эшли. XX гасыр башында исә 4 мәчет һәм мәдрәсә эшләп килгән.[1][5]

1910-елларда төзелгән мәчет бүгенгә кадәр хезмәт күрсәтә. Аның ишекләре советлар чорында да ябылмаган.[5]

Мәдәният үзгәртү

Хәзерге вакытта авылда «Тамчы», «Чишмә», «Чулпан» (халык исемен йөртә) фольклор ансамбльләре һәм «Мизгел» балалар ансамбле эшли. Ел сан Сабан туе үткәрелә.[1]

2010 елда авыл мәктәбенең бер кабинетында ислам музее ачыла.[5]

Мәгариф үзгәртү

Денискино авылында урта мәктәп эшли, татар теле предмет буларак укытыла.[1]

Искәрмәләр үзгәртү