Дары бистәсе зираты (Казан)

Дары бистәсе зираты (рус. Пороховое кладбище) — Казанның Дары бистәсендә урнашкан зыяраты.

Истәлекле урын
Дары бистәсе зираты (Казан)
Шәһәр Казан
Урын Дары бистәсе
Нигезләү датасы ХIХ гасыр башы

Зират Казанның Окольная урамында урнашкан. Дары бистəсендəге татар зираты ХIХ йөз башында барлыкка килгəн. Мəгълүм булганча, 1788 елда биредə Казан дары заводы төзелгəн. Əлбəттə, анда бик күп эшчелəр кирəк булган. Шул сəбəпле, татарлар да шунда эшкə кергəннəр һəм биредə яши башлаганнар. Бигрəк тə Казанарты ягыннан, төгəлрəк əйткəндə, Биектау, Əтнə төбəгендə яшəүче татарлар бу бистəгə бик күплəп күченеп килгəннəр. Кешелəрнең саны күбəйгəннəн соң, монда аерым бер торак пункт – Дары (Пороховой) бистəсе барлыкка килгəн, ягъни аның атамасы шул ук Дары заводы белəн бəйле. Бу торак пунктны шулай ук «Баруд яки Барудия бистəсе» дип тə йөрткəннəр, чөнки «баруд» сүзе гарəп телендə – «дары», ə «барудия» – «дарылы» дигəнне аңлата. Шуңа күрə атаклы дин галиме, педагог, дин һəм җəмəгать эшлеклесе, нəшир, журналист Галимҗан Мөхəммəдҗан улы Галиев (1857–1921) үзенə Баруди псевдонимын алган, чөнки əлеге бистəдə үскəн, шəхес буларак формалашкан. Бистəдə татарларның саны арткач, əлбəттə, биредə мөселман зи- раты ясау ихтыяҗы туган, чөнки мəетлəрне Казанның башка татар зиратларына алып бару ерак һəм мəшəкатьле булган. Шуннан соң ХIХ гасыр башларында хəзерге Окольная урамында зират пəйда булган. Анда биредə яшəүче татарларны, Дары заводында, шул тирəдəге башка предприятиелəрдə һəм якындагы сəүдə пристанендə эшлəүчелəрне, гаскəрилəрне җирлəгəннəр. Шул вакытларда мəчеткə дə нигез салынган. Мəрҗани язганча, бистəдəге əүвəлге мəчетне һиҗри 1222 елда, ягъни милади 1807–1808 елларда хəзерге Əтнə районы Олы Мəңгəр авылыннан Муса Монасыйп улы Адəмов салдырган. К. Насыйри исə биредə шул шəхес тарафыннан мəчет бераз соңрак – 1809 елда төзелгəн дип язган.

Кабер ташлары

үзгәртү

Дары бистәсе зиратында галим А. М. Гайнетдинов тарафыннан ХIХ гасырдан алып ХХ гасырның 20 нче елларына хəтле куелган гарəп язулы 146 борынгы кабер ташы (шул исəптəн фрагментлар) табылган һəм өйрəнелгән. Зиратта сакланган иң борынгы эпиграфик истəлек 1841 елга карый. Ул Əхмəди Габдерəхим улы каберенə куелган. Шулай ук 1843 елда вафат булган Маһи Рəхмəтулла кызына куелган кабер ташы да иң борынгылардан саналырга хаклы. ХIХ гасырның 50-нче елларында куелган кабер ташлары да чагыштырмача күп сакланган. Тик менə шул ук йөзнең 60-нчы елларында ни өчендер каберлəргə сыйфатлы итеп эшлəнгəн ташлар кую гадəте сүлпəнəеп киткəн, əмма 70-нче еллардан бу традиция, тагын көчəеп китеп, зират ябылганчыга, ягъни ХХ йөзнең 60-нчы елларына кадəр дəвам иткəн. Соңыннан, каберлəр белəн тулу һəм аны зурайту мөмкинлеге булмау сəбəпле, каберстан ябылган һəм анда җирлəү тыелган. Хəзерге көндə зиратның территориясе 6,76 гектар тəшкил итə. Җирле халык сөйлəвенчə, элегрəк ул күпкə зуррак булган, йортлар төзү сəбəпле генə, кечерəйгəн. Сугыш вакытында зират янында хастаханə эшлəгəн һəм анда вафат булучыларны, миллəтенə карамыйча, шул мөселман зиратына җирли торган булганнар. Шуңа күрə аның көнчыгыш ягында рус, яһүд һ.б. миллəт кешелəренең каберлəрен күп очратырга мөмкин.

Әдәбият

үзгәртү
  • Гайнетдинов А. М. Казанның Дары бистəсе эпиграфик истəлеклəре.– Казан: ТР ФА Ш. Мəрҗани исем. Тарих институты, 2019.– 124 б.