Дантешвари Гыйбадәтханәсе


Дантешвари Гыйбадәтханәсе ул Дантешвари Алиһәсенә багышланган гыйбадәтханә, һәм Һиндстан буйлап илаһи хатын-кыз Шактиның 52 Шакти Питаларның берсе булып тора. 14-енче гасырда төзелгән гыйбадәтханә Чһаттисгарһ, Дҗагдалпур Тэһсилдан 80 км ераклыкта урнашкан шәһәрчектә урнашкан. Дантевада иртәрәк Какатия хөкемдарларының төп Алиһәсе Дантешвари Алиһәсе хөрмәтенә аталган. Традицион рәвештә ул Бастар дәүләтенең Кулдэвисы (гаилә Алиһәсе).[1][2][3] Гыйбадәтханә ул риваятьләр буенча, Сати Алиһәсенең Даантһ яки Теше төшкән урын, бу "Сатья Юга" вакытында Шакти изге урыннары барлыкка китерелгән эпизод вакытында булган.
Һәр елны Дусшеһра вакытында әйләнә-тирә авыллардан һәм джунглилардан кабилә әгъзалары Алиһәгә хөрмәт күрсәтү өчен җыелалалр, шул вакытта аның потын шул борынгы Дантешвари гыйбадәтханәсеннән алып чыгалар һәм шәһәр буйлап купшы процессия белән алып баралар, бу хәзер "Бастар Дуссеһра" фестиваленең популяр турист манзара өлеше булып тора.[4][5] Биредә шулай ук Наваратрилар вакытында кебек Джйотиш Калашларны яктырту традициясе бар.

Дантешвари Гыйбадәтханәсе
Урнашу урыны Һиндстан, Чаттисгарһ, Бастар районы
Координатлары 8°33′19″ т. к. 76°57′40″ кч. о.HGЯO
Дин Һинд дине
Кайсы дини агымга карый Дантешвари (Шакти)
Төзелеш еллары ???—14-енче гасыр

Манзара үзгәртү

Дҗагдалпурның көньяк көнбатышында Дантевадада урнашкан, Шанкини һәм Дһанкини изге елгалар кушылган урында, ике елга да төрле төсләргә ия, бу алты йөз еллык гыйбадәтханә Һиндстанда борынгы мирас урыннарының берсе булып тора һәм Бастар регионының дини-иҗтимагый-мәдәни тарихы чагылышы булып тора. Һиндстанның бу гыйбадәтханәсе турында мәгълүмат аз. Гаять зур гыйбадәтханә комплексы хәзер тарих һәм традициянең чынлап торучы һәйкәле булып тора. Бай архитектур һәм сынчылык байлыгы һәм купшы фестиваль традицияләре белән Дантешвари Май гыйбадәтханәсе бу төбәкнең әһәмиятле рухи үзәге булып тора.

Риваять үзгәртү

 
Шива Дакшаяниның тәнен алып бара.

Ышану буенча монда Сатиның теше монда төшкән һәм Дантешвари Шакти Пита нигезләнгән булган. Борынгы риваять буенча Сати Алиһәсе ягна кунд ут чокырында үзен яндырган булган. Бу Яга вакытында аның әтисе Дакша ире Шиваны рәнҗеткән өчен шулай булган. Сатиның үлеменә ярсуланып Ходай Шива Дакшаның Ягасын җимергән һәм кулларында Сатиның тәне белән "Таандав" башкара башлаган. Ходай Вишну Ходай Шиваны Сатиның үлеменнән борчылуыннан арындырыр өчен Сати Алиһәсенең үле гәүдәсен Сударшан белән кискән. Сати Алиһәсенең үле тәненең өлешләре илле ике төрле урыннарга куелып һәм Шакти Питһалар итеп изгеләштерелгән булган.

Арихитектура үзгәртү

Дантешвари гыйбадәтханәсе 14-енче гасырда төзелгән булган. Дантешвари Маиның поты кара таштан кисеп ясалган булган. Гыйбадәтханә дүрт өлешкә бүленгән: Гарбһ Гриһа, Маһа Мандап, Мукхья Мандап һәм Сабһа Мандап. Гарбһа Гриһа һәм Маһа Мандап таш кисәкләрдән төзелгән булган. Гыйбадәтханәгә керү алдында Гаруда Баганасы бар. Гыйбадәтханә үзе массив стеналар белән әйләндерелгән киң мәйданчыкта урнашкан. Шикхара сынчылык бизәлеше белән бизәлгән.

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү


  1. Калып:Cite EB1911
  2. History of the temle 2017 елның 20 октябрь көнендә архивланган. Dantewada district Official website.
  3. Danteshwari Temple 2010 елның 23 сентябрь көнендә архивланган. Chhattisgarh State Tourism, Official website.
  4. Danteshwari Temple
  5. Celebration in tribal land 2004 елның 17 гыйнвар көнендә архивланган. The Hindu, Dec 14, 2003.