Даниил Сулимов

Даниил Егор улы Сулимов (рус. Даниил Егорович Сулимов, 21 декабрь 1890 (2 гыйнвар 1891)(18910102), Меңъяр заводы бистәсе (хәзерге Меңъяр), Өфе өязе, Өфе губернасы, Рәсәй империясе — 27 ноябрь 1937, Мәскәү, ССРБ) — ССРБ дәүләт һәм фирка эшлеклесе.

Даниил Сулимов
Туган 2 гыйнвар 1891(1891-01-02)
Меңъяр заводы бистәсе, Өфе өязе, Өфе губернасы, Рәсәй империясе
Үлгән 27 ноябрь 1937(1937-11-27) (46 яшь)
Мәскәү, ССРБ
Күмү урыны Тын зираты[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Һөнәре сәясәтче
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

 Даниил Сулимов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

Завод эшчесе гаиләсендә туган. Рус милләтеннән. 14 яшендә атасы эшләгән заводта хезмәт эшчәнлеген башлый. 1905 тән РСДЭ(б)Ф әгъзасы. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында гаскәргә алына, Өфе һәм Глазов шәһәрләрендә солдталар арасында инкыйлаби тәшвикать алып бара.

  • 1917 дән фирканең Глазов комитеты әгъзасы.
  • 1918—1919 елларда РСФСР ХХЮШда, Уралда хуҗалык эшендә, Пермь шурасы рәисе.
  • 1919 да Самар губерна халык хуҗалыгы шурасы президиумы рәисе, ЭККГдә хәрби-сәяси эштә, фирканең Чиләбе губерна комитеты һәм губерна халык хуҗалыгы шурасы рәисе.
  • 1920—1922 елларда хуҗалык эшендә.
  • 1923 тән Урал өлкә башкармасы рәисе, 1926 дан фирканең Урал өлкә комитеты сәркәтибе.
  • 1927—1930 елларда ССРБ элемтә юллары халык кәмисәре беренче урынбасары.
  • 1930—1937 елларда РСФСР ХКШ рәисе.

БҮБК һәм ССРБ ҮБК әгъзасы. 1937 дә БК(б)Ф ҮК пленумында БҮБК тәркибеннән чыгарылган.

1937 нең 27 июнендә кулга алынган. 1937 нең 27 ноябрендә «халык хуҗалыгында корткычлык итүдә, шпионлыкта һәм уң шура хакимиятенә каршы террористик оешмада катнашу»да гаепләнеп, ССРБ Югары Мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе тарафыннан атып үтерүгә хөкем ителгән. Хөкем карары шул ук көнне гамәлгә ашырылган.

1956 ның 17 мартында ССРБ Югары Мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе карары белән акланган.

  • 1934—1937 елларда Черкесск шәһәре Сулимов дип аталган булган.

Тышкы сылтамалар

үзгәртү