Данас Рапшис (литв. Danas Rapšys; 1995 елның 21 мае, Паневежис, Литва) — Литва йөзүчесе, кыска суда йөзү буенча дөнья һәм Европа чемпионы, 2017 елгы Универсиаданың ике тапкыр чемпионы, Европа чемпионатлары призёры. Ирекле стиль һәм аркада йөзү буенча махсуслашкан.

Данас Рапшис
Туган 21 май 1995(1995-05-21) (28 яшь)
Паневеҗис[d], Литва
Ватандашлыгы  Литва
Һөнәре йөзүче
Спорт такымы әгъзасы Energy Standard[d]

Тормыш юлы үзгәртү

2013 елда Барселонадагы дөнья чемпионатында, 200 метрга аркада йөзүдә 1:59,05 вакыт күрсәтеп, 14 нче урынны ала.

Бер елдан соң Берлинда узган дөнья чемпионатында 5 була (1:57,68).

2015 елда Казанда узган дөнья чемпионатында, 200 метрга аркада йѳзүдә, ул 1:59,00 вакыты белән 19 нчы урынны ала. 100 метрлы дистанциядә ул 28 нче урынны ала (54,86).

2016

Май аенда Лондонда узган Европа чемпионаты вакытында ул 200 метрга аркада йөзү ярышларында ул 1:57,22 вакыт күрсәтеп, бакыр медаль яулый.

Өч айдан соң, Рио-де-Жанейрода узган Олимпия уеннарында ул 200 метрга аркада йѳзүдә 21 нче урынны ала (1:59,58). 100 метрга аркада йөзүдә 54,40 вакыты белән 24 нче була. Рапшис шулай ук 4 × 100 метрга эстафетада йөзә, Литва командасы 14 нче позицияне яулый.

Декабрь аенда Уинсорда кыска суда йөзү буенча дөнья чемпионаты вакытында 200 метрга аркада йөзүдә ул 1:50,79 нәтиҗә белән 5 нче урынны ала, яңа милли рекорд куя. 100 метрда уникенче була (51,10).

2017

Будапештта узган дөнья чемпионатында Рапшис 200 метрга аркада йөзү буенча сайлап алу раунды һәм ярымфиналда 1:56,67 һәм 1:56,11 вакыт күрсәтеп, Литва рекордын яхшырта. Бу ярышның финалында сигезенче була (1:56,96). 200 метрга ирекле стиль белән йөзүдә ярымфиналда ул үз иленең рекордын куя (1:46,56), ләкин финалга уза алмый һәм унынчы позициядә кала.

Бер айдан соң, Тайбэйдагы Универсиада вакытында өч медаль яулый. Ул 200 метрга ирекле стиль һәм аркада йөзүдә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче була. Беренче ярышта ул Литва өчен яңа рекорд куя (1:45,75). 100 метрга аркада йөзүдә бакыр медаль яулый[1].

2018

2018 елда Глазгода Европа чемпионатында Данас аркада 200 метрга йөзүдә икенче урынны ала.

2018 елның декабрендә 25 метрлы бассейнда йөзү буенча дөнья беренчелегендә, ирекле стиль белән 400 метр дистанциядә Литва спортчысы җиңү яулый һәм чемпионатларның яңа рекордын куя (3:34,01)[2].

2019

Кванджуда узган су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатында ирекле стиль белән 200 метр дистанциягә финал йөзүдә беренче булып финишка килә, әмма фальстарт өчен дисквалификацияләнә[3].

2019 елның декабрендә кыска суда йөзү буенча Европа чемпионатында, ирекле стиль белән 400 метр дистанциядә, Данас чемпионатлар рекорды куеп, 3: 33,20 вакыт белән җиңү яулый[4]. Икенче көнне ул ирекле стиль белән 200 метрга йөзүдә дә җиңү яулый[5].

2021

Май аенда Будапештта узган су спорт төрләре буенча Европа чемпионатында Данас ирекле стиль белән 400 метр дистанциягә йөзеп, финалда 3:45,39 секунд нәтиҗә күрсәтеп, бакыр медаль яулый.

Искәрмәләр үзгәртү