Дала розасы
Дала розасы, хатьма (лат. Lavatera) – тырнакгөлчәләр семьялыгыннан бер- һәм күпьеллык үләннәр, сирәк кенә куаклар ыругы.
Дала розасы | |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Lavatera L., 1753[1][2] |
Таксономик ранг | ыру[1] |
Югарырак таксон | Malveae[d] |
Шушы чыганакларда тасвирлана | Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 49(2)[d] |
Таралуы
үзгәртү30 га якын төре билгеле, күбесенчә Урта диңгез буенда таралган.
Татарстан территориясендә Тюрингия розасы (L. thuringiaca) сирәк кенә барлык районнарда да очрый. Далалы болыннарда, сөзәклекләрдә, урман буйларында, куаклыкларда үсә.
Ботаник тасвирлама
үзгәртү60-150 см биеклектәге, төкчәле, соргылт яшел күпьеллык үләнчел үсемлек. Яфраклары чиратлашкан, эре, өчәрле яки бишәрле калаксыман, сабакчыл. Чәчәкләре зур, ике җенесле, алсу, уентылы таҗ яфракчыклы, берәрләп яфрак куентыгына урнашкан. Җимеше 20-25 орлыктан тора. Июнь-августта чәчәк ата. Июльдән җимеш бирә башлый.
Куллану
үзгәртүТамырларында – лайла, яфракларында алкалоидлар, С витамины бар.
Дала розасы тамырларыннан ясалган төнәтмә йомшарткыч һәм какырык куптару чарасы буларак кулланыла.
Яңа җыелып вакланган яфракларын сызлавыкларга, җәрәхәтләргә ябалар.
Декоратив, баллы үсемлек.
Йорт яны һәм башка бакчаларда өч айлык дала розасы (L. trimestris) декоратив үсемлек буларак үстерелә.[3]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокһолм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ 2,0 2,1 Linnæi C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
- ↑ https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/dala-rozasy Онлайн - энциклопедия Tatarica