Гөләр Сабанҗи (төр. Güler Sabancı, 1955) — төрек эшкуары, Сабанҗи гаиләсенең өченче буын вәкиле, Төркиядә зурлыгы буенча икенче булган сәнәгать һәм финанс конгломератының гаилә контролдә тоткан Сабанҗи холдингы рәисе[3][4]. 2014 елга карата Forbes аны дөньяда иң абруйлы 60 хатын-кызларның берсе дип атый, ул Forbes исемлегендә беренче тапкыр 1999 елда барлыкка килә[5][6].

Гөләр Сабанҗи
Туган телдә исем төр. Güler Sabancı
Туган 14 август 1955(1955-08-14)[1][2] (68 яшь)
Адана, Төркия
Яшәгән урын Истанбул
Коджаэли[d]
Ватандашлыгы  Төркия
Әлма-матер Босфорский университет[d], TED-колледж Анкары[d] һәм Һарвард эшмәкәрлек мәктәбе[d]
Һөнәре эшмәкәр, эшкуар, икътисадчы, менеджер
Эш бирүче Sabanci Holding[d]
Ата-ана
Кардәшләр Sevgi Sabancı[d], Мехмет Сабанджи[d] һәм Ömer Sabancı[d]

 Гөләр Сабанҗи Викиҗыентыкта

Белеме һәм карьерасы башы. үзгәртү

Гөләр Ихсан Сабанҗи һәм аның хатыны Юксел гаиләсендә Төркиянең Адана шәһәрендә туган. Әнкарада TED Ankara(ингл.) көллиятендә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Истанбулда Босфор университетында эшлекле идарә итү өлкәсендә белем ала. 1978 елда Кожаэли провинциясендә шиннар җитештерү буенча гаилә LasSA компаниясендә профессиональ карьерасы башлана. Соңыннан ул KordSA компаниясенең генераль менеджеры итеп тәгаенләнә һәм бу вазифада 14 ел эшли. Соңыннан Сабанҗи Sabancı Holding компаниясенең директорлар советы әгъзасы була, шиналар һәм материаллар группасы җитәкчесе, шулай ук кеше ресурслары өчен җаваплы була.

Сабанҗи Холдингы үзгәртү

Сабанҗи Гөләр — Төркиядә абруйлы бизнес-төркемнәрнең һәм мөһим комапнияләрнең берсе Sabancı Holding компаниясенең[7] рәисе һәм идарә итүче директоры. Ул үз карьерасын төркемгә ингән шиннар җитештерү компаниясендә башлый һәм төркемнең башка компанияларында төрле вазифалар били. Гөләр Сабанҗи Сабанҗи Университетының нигез төзәүче президенты, Сакып Сабанҗи музееның рәисе һәм Төркиядә шәхси фонд булган Сабанҗи Фондының попечительлек советы рәисе булып тора. Ул сәнәгатьчеләрнең Европа түгәрәк өстәленең беренче һәм бердәнбер хатын-кыз әгъзасы булып тора[8]. 2013 елның 2 октябрендә Fortune журналының[9] эшкуарлыкта (АКШ-тан читтә) 50 иң абруйлы хатын-кыз рейтингында икенче урынны били. Ул лидерлык һәм хәйрия өчен берничә бүләк ала, шул исәптән Дэвид Рокфеллер Bridging Leadership Award[10] премиясын, Clinton Global Citizen(ингл.)[11] премиясын, Raymond Georis Innovative Philanthropist [12] премиясын һәм җаваплы лидерлык өчен Европа менеджмент мәктәбе премиясын ала[13].

2012 елда Сабанҗи Берләшкән Милләтләр Оешмасының глобаль килешү идарәсе, бизнес, ватандашлар җәмгыяте, профсоюзлар һәм эш тапшыручы оешмалар катнашлыгында югары дәрәҗәдәге БМО-ның Консультатив органы әгъзасы итеп тәгаенләнә[14].

Forbes мәглүмәтләре буенча, 2014 елда ул 60 дөньяның иң абруйлы хатын-кызларының берсе дип санала[15].

Орден һәм бүләкләре үзгәртү

  • 2007Бельгия  Бельгия : Леопольд II Ордены
  • 2009Испания  Испания : Граждан казанышлары ордены
  • 2010Австрия  Австрия : «Австрия Республикасы каршында казанышлары өчен» Мактаулы билгесе
  • 2010Франция  Франция : Мактаулы легион ордены

Бүләкләре үзгәртү

  • 2006Калып:Байраклаштыру/США : Дрексел университетының Honoris causa
  • 2007Калып:Байраклаштыру/США : Америка-төрек җәмгыйәтенең «Корпоратив партнер» премиясе
  • 2009 –  : инновацион филантропия өчен Европа Берләшмәсе Советының Раймонд Джорис премиясе
  • 2011Германия  Германия : Билгеле Австрия иктисадчысы Йозеф А.Шумпетер истәлегенә бүләк
  • 2011Германия  Германия : Менеджмент һәм технология Европа мәктәбеннән җаваплы лидерлык өчен ESMT премиясе
  • 2011Калып:Байраклаштыру/США : Клинтон фондыннан «Clinton Global Citizen» премиясе.

Шәхси тормышы үзгәртү

Мәңгегә кияүдә булмаган, балалары юк. Ул шәхси тормышына карата астыртын, үз мөнәсәбәтләре турында максатлы дәшми[16].

Сабанҗи атасының 1979 елда вафатына кадәр аны гаилә милегеннән төшереп калдырулары буенча үз гаиләсе белән хөкем талашларын дәвам итә. Сакып Сабанҗыны үз кумиры дип исәпләсә дә, үзенең бер туганнары белән үзенең гаиләдәге урыны һәм статусы өчен көрәшергә мәҗбүр була.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Munzinger Personen
  2. Davos 2014 Participant List
  3. 10 Global leaders - 7. Guler Sabanci (7) - FORTUNE, cnn.com (29 September 2010). 12 ноябрь 2012 тикшерелде.
  4. Guler Sabanci - Forbes, forbes.com.
  5. The World's 100 Most Powerful Women. Forbes. Дата обращения: 26 июня 2014.
  6. Turkey's Tire Queen, Forbes (5 July 1999). 7 декабрь 2019 тикшерелде.
  7. Güler Sabanci. forbes.com. Дата обращения: 16 августа 2018.
  8. Members - European Round Table of Industrialists. www.ert.eu. Дата обращения: 16 августа 2018.
  9. Fortune's 50 Most Powerful Women in Business (outside USA).. cnn.com. Дата обращения: 16 августа 2018.
  10. Hürriyet Daily News. Hürriyet Daily News. Дата обращения: 16 августа 2018.
  11. Daily Sabah - Latest & Breaking News from Turkey - Istanbul. english.sabah.com.tr.Дата обращения: 16 августа 2018.
  12. Raymond Georis Innovative Philanthropist Award. Дата обращения: 6 января 2014. Архивировано 6 января 2014 года.
  13. European School of Management Responsible Leadership Award
  14. Secretary-General Appoints New Global Compact Board Members, Strengthens Focus on Business Engagement (April 19, 2012).
  15. The World's 100 Most Powerful Women. Forbes.
  16. Anderson, Becky. How Turkey's business superwoman steers empire in man's world.

Сылтамалар үзгәртү