Гөлшат Әхмәтхуҗина

шагыйрә, драматург

Әхмәтхуҗина Гөлшат Фәйзелгаян кызы (28 февраль 1951 ел) — журналист, шагыйрь һәм драматург. 1981 елдан республика матбугат басмалары, шул исәптән 2002-2007 елларда «Башкортстан» гәзите хезмәткәре. 1989 елдан СССРның Язучылар һәм Журналистар берлекләре әгъзасы. Әбҗәлил районының Ким Әхмәтҗанов исемендәге әдәби премия лауреаты (2006).

Гөлшат Әхмәтхуҗина
Туган телдә исем баш. Гөлшат Фәйзелғаян ҡыҙы Әхмәтҡужина
баш. Гөлшат Әхмәтҡужина
Туган 28 февраль 1951(1951-02-28) (73 яшь)
Юлдаш, Әбҗәлил районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре шагыйрь, драматург, язучы

Биографиясе үзгәртү

Гөлшат Фәйзелгаян кызы Әхмәтхуҗина Башкорт АССРның Әбҗәлил районы Юлдаш авылында 1951 елның 28 февралендә туган.

Урта белем алганнан соң, Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә һәм аны 1975 елда уңышлы тәмамлый.

Озак еллар «Совет Башҡортостаны» республика гәзите редакциясендә бүлек мөдире булып эшли. Үзен сәләтле журналист һәм публицист итеп таныта.

Әдәбиятка ХХ гасырның 80-нче елларында килә. Хискә бай шигырьләре, чәчмә әсәрләре, тирән фикерле драма әсәрләре белән таныла. Авторның лирик геройлары эчкерсез һәм нечкә хисле булып күзаллана. Әсәрләре изге күңелле, бай вакыйгалар белән сугарылгану, көчле рухлы һәм кешелекле шәхесләрне данлый, башкаларны да алар кебек булырга өнди.

«Югалган хәзинә» (1987) китабы балаларга атап язылган. Анда автор үсмерләрнең бай һәм кызык доньясын, бала чактагы дуслык хисләрен һәм кызыксынуларын үзенчәлекле образлар аша ачып бирә.

Гөлшат Әхмәтхуҗина — утыздан артык пьеса авторы. 2009 елда «Ачы балан тәме» пьесасы Башкортстан күләмендәге драма әсәрләре конкурсында икенче урын яулый.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академиягә драма театры һәм Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театры аның пьесалары буенча бик күп спектакльләр куя.

Китаплары үзгәртү

  • Көмеш карлар: шигырләр. Уфа: Баш.китап нәшрияты, 1981.
  • Югалган хәзинә. Хикәяләр. Баш.китап нәшрияты, 1987.
  • Гомерем таңнары: шигырләр. Баш.китап нәшрияты, 1990.
  • Соңгы яз: Шигырләр. Уфа: Китап, 2005.
  • Ачы балан тәме: пьесалар. Уфа: Китап, 2011.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Писатели земли башкирской. Справочник / (сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина). Переработанное и дополненное второе издание. — Уфа: Китап, 2015. — 672 с. ISBN 978-5-295-06338-1(рус.)(Тикшерелгән 15 июль 2018)
  • Писатели земли башкирской. Справочник / Сост.: Р. Н. Баимов, Г. Н. Гареева, Р. Х. Тимергалина. — Уфа: Китап, 2006. — 496 с. (рус.)(Тикшерелгән 15 июль 2018)

Сылтамалар үзгәртү