Гөлчирә Бәдретдинова

Гөлчирә Бәдретдинова – музыкант, Россиянең мәгариф отличнигы

Гөлчирә Бәдретдинова
Туган телдә исем Бәдретдинова Гөлчирә Равил кызы
Туган 17 апрель 1957(1957-04-17) (66 яшь)
ТАССР Арча районы
Милләт татар
Һөнәре музыкачы
Эш бирүче 1 нче гимназия һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе
Җефет Нәҗип Бәдретдинов

Биографиясе үзгәртү

Бәдретдинова (Вәлиева) Гөлчирә Равил кызы  1957 елның 17 апрелендә Татарстанның Арча районында туган.

1978 елда югары уку йортын уңышлы тәмамлый. Хезмәт юлын Казанның 35 нче татар мәктәбендә җыр укытучысы булып башлый. Биредә ул җыр дәресләре бирү белән беррәттән хор, вокаль  ансамбльләр оештырып җибәрә. Гөлчирә Бәдретдинова җитәкләгән иҗат коллективының башкару осталыгы көннән-көн камилләшә, бик күп танылган композиторлар балалар өчен иҗат ителгән җырларын әлеге мәктәп ансамбле башкаруында яңгыравын телиләр. Концертларның язмалары Татарстан радиосы фондында саклана.

Гөлчирә Бәдретдинованың күпкырлы  иҗади хезмәте игътибардан читтә калмый, 1989 елда аңа “Россиянең мәгариф отличнигы” дигән мактаулы исем бирелә.

1992 елда Гөлчирә Бәдретдинова Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә эшли башлый. Солист һәм аккомпаниатор буларак ул Асаф Вәлиев, Нурәхмәт Мөхәммәтҗанов иҗат төркемнәрендә республикабыз шәһәрләрендә, авылларында, читтә яшәүче милләттәшләребез алдында чыгыш ясый, музыкаль традицияләребезне пропагандалый.

2002 елдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә административ вазыйфаларда хезмәт куя.

Гаиләсе үзгәртү

Тормыш иптәше - Нәҗип Нәҗметдин улы Бәдретдинов — баянчы, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең аккомпаниатор-концертмейстеры, җырлар авторы, «Җырлыйк әле» телевизион тапшыруын оештыручы, Татарстанның атказанган артисты (1992).

Чыганак үзгәртү

https://tatfil.ru/tt/about/names/b-dretdinova-v-lieva-g-lchir-ravil-kyzy/ 2021 елның 10 май көнендә архивланган.