Гәһамбoрлaр (мәгънәсе "тиешле фасыл") дип аталган фасыл фестивальләре елына алты мәртәбә була. Зәрдөштлек календаренең Шаһеншаһи һәм Кадми юрамалары хасиятләренә күрә бу юрамаларда фасыл фестивальләре чынлыкта күп ай алдан үткәрелә һәм Агурамазданың алты “иң башлангыч мәхлукаты”н чагылдыра дип әйтелә, башкача алар Амеша Спенталар буларак мәгълүм. Бу фестивальнең һәрберсе биш көннән артык бәйрәм ителә. Алты фестиваль булып болар тора:[1]

  • Майдйозарем Гәһамбор (“яз уртасы” сые), 30 апрель - 4 май
  • Майдьошаһем Гәһамбoр (“җәй уртасы” сые), 29 июнь - 3 июль
  • Пайтишаһем Гәһамбoр (“уңыш китерү” сые), 12 сентябрь - 16 сентябрь
  • Айятһрем Гәһамбoр (“көтүләрне өйгә кайтару”), 12 октябрь - 16 октябрь
  • Майдьярем Гәһамбoр (“ел уртасы”/кыш сые), 31 декабрь - 4 январь
  • Хамаспатһмайдьем Гәһамбoр (“бар җаннар” сые, туры мәгънәдә “бөтен төркем килүе”), 16 март - 20 март

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Gahambar, Building & Celebrating Community, heritageinstitute.com, Zoroastrian Heritage, Author: K. E. Eduljee

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү