Гүзәлия Салих кызы (Һадиева) Клычева (25 октябрь 1961, Яңа Чәчкап, Кайбыч районы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ) — икътисадчы, профессор.

Гүзәлия Клычева
Туган телдә исем Гүзәлия Салих кызы (Һадиева) Клычева
Туган 25 октябрь 1961(1961-10-25) (62 яшь)
Яңа Чәчкап, Кайбыч районы, ТАССР, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ > Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре икътисадчы, укытучы
Ата-ана
  • Салих (әти)
  • Наилә (әни)
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясенең Югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре (), Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы (2007), Россия Федерациясенең Атказанган укытучысы (2011), "Фидакарь хезмәт өчен" медале (2016),

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Салих абый белән Наилә апа Хадиевлар гаиләсендә беренче бала булып кара күзле нәни кызчык дөньяга килә. 1961 елның 25 нче октябрь иртәсе була бу. Кызга Гүзәлия дигән матур исем кушалар. Гүзәлия Клычева биш яшендә кулын авырттырып, берничә уңышсыз операция кичерә. Шуннан бирле үзенең башкалардан һич ким түгеллеген һәрдаим раслап торырга мәҗбүр була. Буа районының Яңа Чәчкап авылы мәктәбендә дә, Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында да бик тырышып укый, спорт белән шөгыльләнә. Техникум белеме белән генә калырга теләми, югары белем алырга омтыла кыз. Монда да шактый каршылыкны җиңәргә туры килә аңа. Кулы авырткач, үзен-үзе карый алмас дип, әнисенең аны читкә җибәрәсе килми. Хәтта колхоз рәисенә җибәрмәскә әйтеп куя. Ә рәис болай да җибәрергә тормый, колхоз хисабына укыткач, авылда өч ел эшләвен таләп итә. Инде ике елдан үз дигәненә ирешеп, Гүзәлия авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Гел «бишле»гә укуы – бер хәл, төннәрен эшли дә әле. «4 ел укыдым – 4 ел буе төрле хастаханәләрдә санитарка булып эшләдем. Шимбә кич эшкә китә идем, дүшәмбе иртүк – бүлмәдәш кызлар рәхәтләнеп йоклап ятканда кайта идем. Аннан инде – дәрескә»,– дип искә ала ул. Кеше арасында ким-хур булмыйк дип, алны-ялны белмичә, көнне төнгә ялгап эшли ул. Берьюлы ике-өч вузда укыта. Казанда гына түгел, шул вузларның төрле шәһәрләрдәге филиалларында да дәрес бирә. Шул ук вакытта тырыша-тырмаша, докторлык диссертациясен дә яза. «Нәкъ вакытында тотынганмын, чөнки минем тема бик актуаль һәм кирәкле иде. Тагын бер-ике елга гына соңга калсам да, язып торуның мәгънәсе калмас, миңа кадәр кем дә булса яклап өлгерер иде», – ди ул хәзер. 2002 нче елда «Авыл хуҗалыгы оешмаларының финанс эшчәнлеге бухгалтерлык исәбен реформалау» дип аталган диссертациясен яклый . Ә тагын бер елдан Гүзәлия Салих кызына профессор вазифасында «Бухгалтерлык исәбе һәм аудит» кафедрасы белән җитәкчелек итүне тапшыралар.

Швейцариядә ике кирпеч калынлыгындагы «Who is Who» дигән китап басылып чыга. Россиянең иң булдыклы кешеләренә багышланган ул китапта  авылдашым– Клычова Гүзәлия Салих кызының да исеме бар.

Анда менә ниләр язылган: «Профессор, икътисад фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы. Казан дәүләт аграр университеты Икътисад институтының «Бухгалтерлык исәбе һәм статистика» белгечлеге буенча фәнни-теоретик семинарының фәнни җитәкчесе. «Бухгалтерлык исәбе һәм аудит» кафедрасы мөдире. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Фәнни-техник советы эксперты. МВА (бизнесны идарә итү остасы) стандартларына нигезләнгән «Агробизнес» халыкара мәгариф программасы директоры. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә университетта «Бухгалтерлык исәбе, анализ һәм аудит» белгечлеге буенча магистратура, «Финанс һәм кредит» белгечлеге, Россиянең бухгалтерлар һәм аудиторлар белемен күтәрү институтында 485 нче укыту-методик үзәк ачылган; университет «Агросәнәгать комплексы бухгалтерлары берләшмәсе» коммерциячел булмаган партнерлыгына әгъзалыкка кабул ителгән һәм аккредитацияләнгән. Клычова Г.С. – 200 дән артык фәнни хезмәт, 11 монография авторы. Финанс, исәп-хисап һәм дөнья икътисады өлкәсендә белем бирүче укыту-методик берләшмә һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы грифы белән басылган 7 дәреслеге Россиянең аграр вузларында кулланыла. Казан дәүләт финанс-икътисад институтында һәм Мари дәүләт техник университетында докторлык диссертациясе советлары әгъзасы.» Аның хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан югары бәяләнә. Аңа Россиянең, Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыклары һәм Казан ДАУ Мактау грамоталары тапшырыла. “Россия Федерациясенең Югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре” медале – Гүзәлия Салих кызы өчен иң кадерлесе.

2016 нчы елда «Фидакарь хезмәт өчен» медале, 2017 нче елда «Мәгарифтәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

2007 нче елда Татарстан Республикасының «Атказанган экономисты», 2011 нче елда Россия Федерациясенең «Атказанган укытучы» исеме бирелә..

      Ә  танылган галимгә укытучы булу сәләте авылдан ук бирелгәдер, мөгаен. Бу хакта Фәния Фәизованың «Тормышка ашкан хыял» исемле тыйнак язмада күренә. 
    Бу язма  «Ватаным Татарстан»  газетасында дөнья күргән. Менә аннан кайбер җөмләләр: «Аның җитәкчелегендә 250дән артык диплом эше якланыла. Студентлары  бөтенроссия диплом эшләре конкурсында, Идел буе федераль округы вузлары арасындагы бәйгеләрдә призлы урыннар яулыйлар. Ә инде 17 фән кандидаты әзерләп чыгарганын, хәзерге вакытта аның кул астында 12 аспирант шөгыльләнүен, 2 галимнең докторлык диссертациясе язуын да белгәч, Гүзәлия апаның укытучы булырга юкка гына хыялланмаганлыгына тагын бер кат инанасың»

Нәсел җепләре үзгәртү

1713 елларда Петр указы белән чукындыру сәясәте башланып китә. Акклычев язмаларыннан күренгәнчә, Кайбыч районына кергән Иске Чәчкапта беренчеләрдән булып бу эш җәелдерелә. Яңа Чәчкап авылында табылган, сакланып калган шәҗәрәләрдән алынган мәгълүмат буенча, 1730 нчы елда туган Исмәгыйль бабай әтисе Мохтар белән 1743 нче елларда Яңа Чәчкап авылына күчеп киләләр. Мохтар бабайның энесе Шәрипҗан Иске Чәчкап авылында яшәп кала. Мохтар бабай тирән белемле булган. Ул авылда мулла вазыйфасын башкарган. Ул ничек кенә булса да үзенең нәселен чукындырудан саклап калырга тырышкан. Шуңа күрә дә урман юлы аша узып, авылдашлары белән берлектә Яңа Чәчкап авылына күчеп киләләр. Ул чит авылга килеп төпләнсә дә, үзенең булган дини белемен яшерми. Авыл халкына төрле яклап булышырга тырыша. Аны монда да имам итеп сайлап куялар. Аның оныгы Ибраһимның өч ул улы, ике кызы булган. Алар бик тырыш, үҗәт булганнар. Мәдрәсәдә укыганнан соң, Бохарага китеп укый торган булалар.

   Бишенче һәм алтынчы буын Хәмидулла  белән Мөхәммәтһадиның да гаиләләре бик ишле була. Аларның балалары да авылның тәртипле һәм акыллы кешеләре булып танылалар. Шулар арасында Хәмидулланың улы Сибгатулла мулла гаиләсенең тарихы аеруча кызыклы. Ул ике мөхәлләдән торган Чәчкап авылының имамы булган. 
   Габдулла бабай белән Хәрлегаян әби өч бала тәрбияләп үстерәләр. Алар балаларына төпле тәрбия биреп, олы юлга чыгаралар. Габдулла бабай авылның хөрмәтле кешесе була. Ул гомеренең ахырына кадәр авылның икенче мөхәлләсендә  имам булып тора. Гүзәлия Габдулла бабайның оныгы була.

Китаплары үзгәртү

  1. Клычова Г.С. Учет финансовых результатов сельскохозяйственных организаций в соответствии с МФСО– Казан., 2005.
  2. Клычова Г.С. Управленческий учет в сельском хозяйстве. – Казан., 2006.
  3. Клычова Г.С. Управленческий учет в системе контроллинга пушного звероводства. Казань., 2006

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. «Байрак» газетасы. 2012 .
  2. Буа ягым – тау ягым – Казан: Тат. кит. нәш., 2000.
  3. Буинская энциклопедия: Казань., 2010.
  4. Ватаным Татарстан., 2011.
  5. Рәшитов Ә.Ә. Күңел кыңгыраулары: Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1986.
  6. Туган туфрак җылысы – Казан: Тат. кит. нәшр., 2002.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү