Гусан Миңнегулов

Гусан Миңнегулов (1898 елның 15 мае, хәзерге Татарстан Республикасы, Россия Империясе1974 елның 16 июне, Артемовски, Свердловск өлкәсе, РСФСР, ССРБ) — шахтер, ССРБ көнчыгыш районнары күмер сәнәгате министрлыгының Свердловск өлкәсендәге «Свердловскуголь» комбинатының 2 нче шахта забойщигы.

Гусан Миңнегулов
Туган телдә исем рус. Гусан Минигулов
Туган 15 май 1898(1898-05-15)
Үлгән 16 июнь 1974(1974-06-16) (76 яшь)

Биография үзгәртү

Гусан Миңнегулов 1898 елның 15 маенда хәзерге Татарстан Республикасы территориясендә туа. Татар.

15 яшьтән Богословск күмер шахталарында (хәзерге Карпинск шәһәре) кононон булып эшли . Ватандашлар сугышында катнаша.

1921 елдан — Егоршино күмер копиларының шахтасында (соңрак — «Уралуголь» комбинатының «Егоршинуголь» трестының 2 нче шахтасы, 1942 елдан — «Свердловскуголь» комбинаты) забойщик.

Ел саен күмер чыгару буенча җитештерү биремнәрен арттырып үтәгән. ССРБ Югары Советы Президиумының 1948 елның 28 августындагы указы белән күмер чыгару, күмер шахталарын торгызу һәм төзү эшендә күренекле уңышлары һәм хезмәт җитештерүчәнлеген шактый арттыруны тәэмин итә торган алдынгы эш методларын гамәлгә кертүе өчен, Ленин орденын һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медален тапшырып, Социалистик Хезмәт Каһарманы исеменә лаек була.

1948 елда пенсиягә чыга. 1974 елда Артемовски шәһәрендә вафат була. Артемовски шәһәренең мөселман зиратында җирләнә.

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Почётные граждане

Әдәбият үзгәртү

  • Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998. — 703 с., илл
  • Исмагилов И. Герои татарского народа. — Казань, 2006.
  • Хакимов М., Сафаров М. Татары. Воины. Труженики. Патриоты. — М., 2006.
  • Шахтёры — Герои Социалистического Труда. — М., Углтехиздат, 1949.

Сылтамалар үзгәртү