Гурген Саакян
Гурген Серобович Саакян (әрм. Գուրգեն Սերոբի Սահակյան; 1913 елның 10 сентябре, Сарнахпюр, Россия империясе — 2000 елның 26 марты, Ереван, Әрмәнстан) — совет һәм әрмән физик-теоретигы, астрофизик, физика-математика фәннәре докторы (1963), профессор (1964).
Гурген Саакян | |
---|---|
Туган телдә исем | әрм. Գուրգեն Սերոբի Սահակյան |
Туган | 10 сентябрь 1913[1] Сарнахбюр[d], Александропольский уезд[d], Ереван губернасы, Кавказ наместниклыгы[d], Россия империясе[1] |
Үлгән | 26 март 2000 (86 яшь) Ереван, Әрмәнстан |
Күмү урыны | Тохмахское кладбище[d] |
Ватандашлыгы | СССР Әрмәнстан |
Әлма-матер | Ереван дәүләт университеты[d][1] һәм П. Н. Лебедев исемендәге РФА Физика институты[d] |
Һөнәре | физик-назарияче, университет профессоры |
Эш бирүче | Ереван дәүләт университеты[d][1], Ереванский физический институт[d] һәм Бюраканская астрофизическая обсерватория[d] |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе[1] |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Алман-совет сугышы[1] |
Гыйльми дәрәҗә: | физика-математика фәннәре докторы[d] (1963) |
Гыйльми исем: | академик[d][1] |
Әрмән ССР ФА академигы (1982), Әрмән ССРның атказанган фән эшлеклесе (1970).
Тормыш юлы
үзгәртүӘрмәнстанның Сарнахпюр авылында (ул вакытта — Ани районы) туган. 1939 елда Ереван дәүләт университетын тәмамлый һәм шул ук елдан анда эшли башлый.
Бөек Ватан сугышында катнашкан, 1945 елда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә[2]. Сугыштан соң Ереван университетында эшли, 1950 елдан — теоретик физика кафедрасы мөдире, 1967—1972 елларда — физик факультет деканы. 1950—1962 елларда Ереван физик институтында, 1962—1970 елларда Бюракан астрофизика обсерваториясендә эшли.
Төп хезмәтләре күк җисемнәренең үтә тыгызлыгы теориясе өлкәсенә карый. Виктор Амбарцумян белән берлектә беренче тапкыр термодинамик матдәләрнең атом-төш тыгызлыкларында һәм аннан югарырак булган үзенчәлекләренә системалы рәвештә тикшерү үткәрә, барлыкка килгән барион газдан йолдызлар модельләрен төзи. Гиперон йолдызлар турында төшенчәне кертә.
Ул беренче булып электроннарның нуклоннарга эластик таралышындагы почмак бүленешен анализлап, нуклоннар структурасын өйрәнә. мезоннарның бозылган йолдыз матдәләренең термодинамикасында ролен өйрәнә. Ул алдан уйланган нейтронизация эффекты урынына пионизация эффектының булуын, шулай ук тыгызлыкның якынча 500 тапкырга сикерү белән бергә барган электрон-атом-төш плазмасыннан өзлексез атом-төш матдәсе торышына күчүне билгели.
Бүләкләр
үзгәртү- Ленин ордены (20.08.1986).
- 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены (6.04.1985)[3].
- Кызыл Йолдыз ордены (28.09.1945).
- Халыклар Дуслыгы ордены (17.06.1981)[4].
- «Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан» медале (1970).
- «Бөек Ватан сугышында Алманияне җиңгән өчен» медале (30.09.1945)[5].
- Әрмәнстан ССРның атказанган фән эшлеклесе (23.12.1970)[6].
Басмалар
үзгәртү- Саакян Г. С. Основы релятивистской теории гравитации (Учебно-вспомогательное пособие). — Ер.: Издательство Ереванского университета, 1987.
- Саакян Г. С. Пространство — время и гравитация. — Ер.: Издательство Ереванского университета, 1985.
- Саакян Г. С. Физика нейтронных звезд. — Ер.: Издательство Ереванского университета, 1995.
Әдәбият
үзгәртү- Колчинский И. Г., Корсунь А. А., Родригес М. Г. Астрономы. Биографический справочник. — Киев: Наукова думка, 1986.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 Армянская советская энциклопедия, том 10
- ↑ Саакян Гурген Сербович. Орден Красной Звезды «Подвиг народа» сайты
- ↑ Саакян Гурген Серобович. Орден Отечественной войны II степени «Подвиг народа» сайты
- ↑ Ереванский государственный университет. Хронография / А. Симонян. — Ереван: изд-во ЕГУ, 2009. — С. 248. — 440 с.
- ↑ Саакян Гурген Сербович. Медаль «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.» «Подвиг народа» сайты
- ↑ Ереванский государственный университет. Хронография / А. Симонян. — Ереван: ЕГУ, 2009. — С. 203. — 440 с.