Гунунг Гангсир (Индонезия телендә:Candi Gunung Gangsir) ул Бангил шәһәреннән якынча 5 км да урнашкан 11-енче гасыр Һинд дине чандисы (гыйбадәтханәсе). Бу кызыл кирпеч корылма Индонезиядә, Көнчыгыш Явада, Пасуран Регентлыгында, Беҗи суб-районында Гунунг Гангсир авылында урнашкан.[1] Гунунг Гангсир Көнчыгыш Ява гыйбадәтханәләре арасында Көнчыгыш Ява һәм Үзәк Ява Чандилары стильләрен комбинацияли. Ул шулай ук Көнчыгыш Явада төрле бизәкләрне күрсәтер өчен балчык ату техникасы кулланылышы өчен мәшһүр бердәнбер гыйбадәтханә. Бу уникаль хасиятләр галимнәрне бу гыйбадәтханә янәшә торган Маҗапаһит чорының Пари Гыйбадәтханәсе һәм Җабунг гыйбадәтханәләреннән борынгырак дигән фаразга китергән, шулай итеп гыйбадәтханә безнең эраның 11-енче гасыр дип даталыйлар, якынча Каһурипан Патшалыгының Патша Аирлангга хөкемендә.[1] Бу корылманың структурасына карап Нидерланд археологы Мариҗке Җ. Клокке Гунунг Гангсир Гыйбадәтханәсе Көнчыгыш Ява периодында борынгырак гыйбадәтханәдән материалны кулланып янә төзелгән булган дип фараз итә.[2]

Гыйбадәтханә
Чанди Гунунг Гангсир
Алдан караганда Чанди Гангсир
Алдан караганда Чанди Гангсир
Алдан караганда Чанди Гангсир
Ил Индонезия
Төбәк / район Пасуран Регентлыгы,Көнчыгыш Ява

Этимология үзгәртү

 
Башта булган кирпечләрнең калдыклары, кирпеч эшенең бизәкләре күрсәтелгән.

Гыйбадәтханәнең тарихы - аның баштагы исеме, бу гыйбадәтханәдә нинди Илаһка табынуы, төзүне нинди патша яки төбәк хөкемдары башлаганы һәм кайчан булганы - һаман билгеле түгел, чөнки бу гыйбадәтханә турында язмалар табылмаган булган. Элек бу гыйбадәтханә асаба кешеләр арасында "Кебочанди" гыйбадәтханә буларак мәгълүм булган.[3] Бу гыйбадәтханә турында әйләнә-тирә халыкта риваятьләр бар. "Гунунг" төшенчәсе асаба телдә "тау" дигәнне аңлата - мөгаен, бу төзекләндерүгә кадәр гыйбадәтханәнең формасына карый - көнчыгыш калкулык тауга охшаш. Шул ук вакытта, гангсир (Ява телендә:) сүзенең мәгънәсе "чокыр казырга" - җир өслеге астында яки "туннель төзергә". Асаба яшәүчеләр буенча, бу исем берәү гыйбадәтханә бинасы астында кыйммәтле әйберләрне талау өчен чокыр казымакчы булганда пәйда булган. Дәвам итеп, гыйбадәтханә Чанди Гунунг Гангсир исеме астында мәгълүм булган.

Корылма һәм дизайн үзгәртү

 
Көньяктан Гунунг Гангсир гыйбадәтханәсе манзарасы.

Гыйбадәтханә корылмасы кызыл кирпечтән төзелгән, ул төбәктә which is a common temple building materials in the region during Маҗапаһит чорында (як. 14-енче гасырдан 15-енче гасырга кадәр) киң таралган гыйбадәтханә төзү материалы булган, моны янәшәдә Пари Гыйбадәтханәсе һәм Җабунг гыйбадәтханәсендә күреп була. Шулай да, дизайн, форма һәм пропорцияләр элегрәк булган Үзәк Ява гыйбадәтханәләренә охшаш. Пропорция мисал өчен Боробудур янында 8-енче гасыр Мендут гыйбадәтханәсенә охшаш. Шулай итеп, белгечләр төзү чоры якынча безнең эраның 11-енче гасыры дип фараз итәләр. Гыйбадәтханә көнчыгыш - көньяк-көнчыгыш юнәлештә һәм баскычлар һәм портал шул юнәлештә һәм гыйбадәтханә корылмасының көнчыгыш ягында чыгып тора. Гыйбадәтханә нигезе формада турыпочмаклы, аның үлчәме15 x 15 метр. Гыйбадәтханәнең биеклеге 15 метр, ас (нигез), төп урын һәм түбә арасында күзгә күренмәле аерма бар. Күтәрелгән тераса һәм бүлмә җирдән 5 метр биеклектә, аңа баскыч аша кереп була. Гыйбадәтханәнең эчендә, киң cella бар, ул гарбагриһа яки эчке санктум буларак хезмәт итә.[1] Түбә баскычлы пирамида итеп өч баскычлы итеп ясалган, шулай да түбә баскычы һәм пигы хәзер юк.

 
Чәчәк мотивы белән гыйбадәтханә бизәүләре, алар балчыкны ябыштыру техникасы ярдәмендә ясалган.

Гыйбадәтханә бай итеп нишалар, seams (?) һәм антефикслар белән мул итеп бизәлгән. Барельеф формасында бизәкләр, балчык ябышытру техникасын кулланып чәчәк мотивлары белән савытлар, пилястрлар, агач һәм хайваннар сурәтләре. Ваджралепа буларак мәгълүм пластик эзләре бар, алар гыйбадәтханәнең тулаем өслеге башташтукатурка белән ясалган дигәнне аңлата, ул Прамбанан янында Каласан һәм Сари гыйбадәтханәсенә охшаш.[4]

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Gununggangsir Temple (2014). әлеге чыганактан 2021-12-01 архивланды. 2020-04-23 тикшерелгән.
  2. Rujivacharakul, Vimalin; Hahn, H. Hazel; Oshima, Ken Tadashi; Christensen, Peter (2013-11-01) (in en). Architecturalized Asia: Mapping a Continent through History. Hong Kong University Press. ISBN 978-988-8208-05-0. https://books.google.co.id/books?id=FCoWAgAAQBAJ&pg=PA257&lpg=PA257&dq=Marijke+J.+Klokke+Gunung+Gangsir&source=bl&ots=dMqrQjddpr&sig=ACfU3U0mNre-edzLKvPwfi8iIsphm2NEMQ&hl=id&sa=X&ved=2ahUKEwinmuCI5tXoAhWAIbcAHeOmDckQ6AEwAXoECAsQMw#v=onepage&q=Marijke%20J.%20Klokke%20Gunung%20Gangsir&f=false. 
  3. Gunung Gangsir Temple.
  4. Sedyawati, Edi, 1938- (in id). Candi Indonesia. Latief, Feri, Indonesia. Direktorat Pelestarian Cagar Budaya dan Permuseuman, (Cetakan pertama ed.). Jakarta. ISBN 9786021766934. OCLC 886882212 . https://www.worldcat.org/oclc/886882212. 

Тышкы сылтамалар үзгәртү