Губа́, яки култыкча — Россия Федерациясенең төньягында һәм Ерак Көнчыгышта коры җиргә шактый эчкә кергән диңгез култыгы яки бухтаның урысча (помор) атамасы. Төньяк Боз океаны диңгезләрендә елның күп өлешендә губалар боз белән капланган була.

Губа
Нева губасы. Фин култыгының көнбатыш өлеше. Санкт-Петербург
Нева губасына Зур Невка елгасы (Нева дельтасының бер тармагы) койган урын

Тасвирлама үзгәртү

Кагыйдә буларак, губага зур елгалар коя. Мәсәлән, Ак диңгездә Двина губасы, Онега култыгы, Себернең төньягында Об култыгы, Фин култыгында Нева губасы һ. б. шундыйлардан. Мондый култыкларга коючы елганың тәэсире көчле: алар, гадәттә, сай сулы, култык ятагы (ложе) елга утырымнары (ком-ләм, юшкын һ. б. ш.) белән тулган була, суы, диңгез суы белән чагыштырганда, шактый төчеләнгән була. Култык суының төсе диңгез суы төсеннән кискен аерыла.

Губаны култыкның башына (яки югарыгы өлешенә) һәм култык тамагына аералар.

  • Култыкның башы (югарыгы өлеше), гадәттә, тар була һәм ул урынга зур елга коя. Мәсәлән, Фин култыгындагы Нева губасы башының киңлеге 12 км.
  • Култыкның тамагы — турыдан-туры диңгез белән тоташа торган өлеше.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 8 (Гр-Ди). М.: НИ БРЭ, 2007. ISBN 978-5-85270-338-5

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү