Григорий Эйдинов (1908)


Бу совет дәүләт эшлеклесе турында мәкалә, Казан рәссамы турында моннан укыгыз

Григорий Эйдинов
Туган телдә исем Григорий Борис улы Эйдинов
Туган 10 сентябрь 1908(1908-09-10)
РИ, Бакы губернасы, Бакы
Үлгән 2 май 1977(1977-05-02) (68 яшь)
СССР, РСФСР, Мәскәү
Күмү урыны Кунцево зираты[d]
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре дәүләт эшлеклесе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Ленин ордены Кызыл Байрак ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены

Григорий Эйдинов, Григорий Борис улы Эйдинов (белар. Рыгор Барысавіч Эйдзінаў, 1908 елның 10 сентябре, РИ, Бакы губернасы, Бакы1977 елның 2 мае, СССР, РСФСР, Мәскәү) – совет партия һәм дәүләт эшлеклесе, 1941―1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында Беларусиядә партизаннар хәрәкәте җитәкчеләренең берсе. 1927 елдан КПСС әгъзасы[1].

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1908 елның 28 августында (10 сентябрендә) Бакы шәһәрендә эшче гаиләсендә туган. Мәскәүдә Кызыл профессура институты каршындагы Кадрлар әзерләү институтын (1933), КПСС ҮК каршындагы Югары партия мәктәбен (1958) тәмамлаган.

1928 елдан – Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә һәм Төньяк Кавказда партия һәм комсомол эшендә.

1935 елда Беларус ССРга күчерелә: Освей МТСының сәяси бүлеге башлыгы, Беларусия Коммунистлар партиясенең Шклов райкомының 2нче, Корма райкомының 1нче секретаре, Белгоскино башлыгы урынбасары, БССР ХКШ каршындагы кинофикация идарәсе башлыгы урынбасары.

1938 елдан Беларусия Коммунистлар партиясе Үзәк комитетында: башта мәдәни-агарту, аннары инструкторлар бүлекләре мөдире.

1940 елның 22 декабрендә III пленум тарафыннан Беларусия Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының (БКП ҮК) 3нче секретаре, 1941 елның 26 мартында авиация сәнәгате буенча секретарь итеп сайлана. 1943 елның 26 августында Беларусия Коммунистлар партиясе ҮК сәнәгать буенча секретаре Владимир Малинның урынбасары һәм БКП ҮК сәнәгать бүлеге мөдире була.

Бөек Ватан сугышы чорында: 1942 елда Витебск өлкәсе, Минск һәм Могилев өлкәләренең төньяк районнары территориясендә партизан хәрәкәтен җитәкләгән БКП ҮК Төньяк-көнбатыш оператив төркеме башлыгы була, 1942 елның сентябреннән — БШПР (Беларус партизаннары хәрәкәте штабы) башлыгының 1нче урынбасары., подполковник[2].

1944 елның июнендә Беларус ССРның Дәүләт планы рәисе ― Халык Комиссарлары Советы рәисе урынбасары итеп билгеләнә. 1946 елның февралендә Дәүләт планы рәисе вазыйфаларыннан азат ителә. Яңадан бу вазыйфага 1946 елның июнендә билгеләнә. Аннан 1947 елның апрелендә азат ителә.

1948 елның июненнән ― РСФСР Урман хуҗалыгы министрының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары[3].

1967―1977 елларда ― РСФСР Министрлар Советының Хезмәт ресурсларыннан файдалану буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары.

1940–1949 елларда БКП ҮК әгъзасы, 1940–1947 елларда БКП ҮК Бюросы әгъзасы, Белоруссия ССР Югары Советы депутаты (1938―1951) һәм СССР Югары Советы депутаты (1946–1950) итеп сайлана.

1977 елның 2 маенда вафат. Мәскәүдә Кунцево зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
  • 1944 – Ленин орденыБелоруссия ССРда партизаннар хәрәкәтен үстерү буенча хөкүмәт биремнәрен үрнәк итеп үтәгәне һәм алман илбасарларына каршы көрәштә ирешкән уңышлары өчен

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Родившиеся 10 сентября. liveinternet.ru(рус.)
  2. Эйдинов Григорий Борисович. 2021 елның 29 апрель көнендә архивланган. Дорога памяти(рус.)
  3. «Собрание постановлений и распоряжений Правительства РСФСР», 1948 год, № 7, ст. 40.